Политехник көллият бәйрәмне Пузанкада башлады
«Хәтер» эзләнү отряды егетләре һәм кызлары, Мамадыш политехник көллият директоры Николай Егоров җитәкчелегендә, бүген иртәнге 9нчы яртыда ук Пузанкадагы 1918нче елның сентябрендә Мамадышны ак чехлардан азат итәргә килгәндә һәлак булган Ленинград һәм латыш укчыларына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.