Бәрәңге орлыгы кирәк булса
Районыбыз халкы өчен орлыклык бәрәңге кайтару дәвам итә. Бүген дә шәһәрдәшләребездән һәм авыллардан кергән заявкалар буенча “Королева Анна” сортлы бәрәңге алып кайтып өләшенде. Бу юлы аны элекке “Сельхозтехника” территориясендәге УПТК складыннан тараттылар.