Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Махсус олимпиада да мамадышлылар янәдән җиңүче

Шәһәребездә махсус олимпиада программасы буенча республика ярышларының финалы узды. Аны коррекцияләү мәктәпләре арасында үткәрделәр. Мамадышка зона турында җиңүчеләр җыелды. Махсус олимпиада программасы буенча республика ярышларының финалына килүчеләрне район мәдәният йортының спортзалында каршы алдылар. Кунакларны Мамадыш җитәкчелеге исеменнән Алена Смирнова сәламләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары чыгышыннан соң ипи-тоз һәм чәк-чәктән...

Шәһәребездә махсус олимпиада программасы буенча республика ярышларының финалы узды. Аны коррекцияләү мәктәпләре арасында үткәрделәр. Мамадышка зона турында җиңүчеләр җыелды.
Махсус олимпиада программасы буенча республика ярышларының финалына килүчеләрне район мәдәният йортының спортзалында каршы алдылар. Кунакларны Мамадыш җитәкчелеге исеменнән Алена Смирнова сәламләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары чыгышыннан соң ипи-тоз һәм чәк-чәктән авыз иттеләр...
- Мондый төр ярышлар 7нче ел рәттән уздырыла. Мамадышлылар аларның һәркайсында да үзләрен көчле спортчылар итеп күрсәттеләр. 7 ел дәвамында лидерлык алар кулында,- ди ТР махсус олимпиада рәисе Земфира Терентьева.
Махсус олимпиада программасы буенча республика ярышлары уку елы дәвамында уза. Быелгысының 1нче турында Татарстанның 36 коррекцияләү торак-мәктәбе катнашкан. Бу 500 дән артык укучы спортчылар дигән сүз. Ярышның 2нче туры республиканың 6 зонасында үтте. Биредә җиңүчеләрне Мамадышка финалга җыйдылар. Бәйге спортның 3 төре буенча узды: мини-футбол, армспорт һәм өстәл теннисы.
- Спортның әлеге төрләре өчен зур комплекслар, кыйммәтле җиһазлар кирәк түгел. Шуңа да алар белән шөгыльләнү кыенлык тудырмый. Һәр теләүче өчен үтемле алар. Шунлыктан, махсус олимпиада программасы буенча республика ярышлары әлеге төрләр буенча уза,- ди ТР махсус олимпиадасының башкаручы директоры, баш хөкемдар Фидаил Мөхәммәтҗанов.
Мамадышыбызның коррекцияләү торак-мәктәбе коллективы әлеге ярышларда үзләренең лидер булуларын быел кабат исбатладылар. Составын 16 спортчы тәшкил иткән команда һәр төр буенча да беренчелекне яулады. Армспортта 2нче урын Актанышлыларда, 3нче баскычта Зәй командасы. Мини-футболда 2нче-3нче урыннарны Минзәлә һәм кукмаралылар бүлеште. Өстәл теннисында безнекеләрдән соң пьедесталга Актаныш һәм Чистай спортчылары урнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев