Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сораштыру

Сезнең гаилә герое кем ул?

Күз яшьле һәи иң шатлыклы бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Мамадышыбызның җәяүле Совет урамыннан узып баручы шәһәрдәшләребезгә “9нчы майда гаиләгез герое буларак сез кемне искә аласыз?“ – дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән идек.

Нәзирә Мәгәсүмова, композитор Яруллинар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең гардеробчысы:

  • Җиңү, сугыш, герой дигәндә, мин иң элек, Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган туганым Гариф Васыйловны күзаллыйм. Әнинең абыйсы ул. Гаилә альбомыбызда бик матур фотосы саклана. “Үлемсез полк“ акциясенә кушылу өчен, зурайтасым бар әле шуны. Сугыш вакытында әби-бабайларым дүртесе дә, көнне-төнгә ялгап, тылда эшләгәннәр. Бабайларым колхоз белән җитәкчелек иткәннәр. Әти-әнием дә сугыш вакытының бөтен авырлыгын күргәннәр. Кызганычка каршы, җир йөзендә сугыш уты һаман сүрелмәгән шул әле. Улым, Ирек Илдус улы Мәгәсүмов – хәрби кеше. Украинада махсус операция башлануның беренче көненнән бирле шунда. «Батырлык ордены»  белән дә бүләкләнде. Бүгенге көндә ана йөрәгенең ниләр кичергәнен яхшы аңлыйсыз инде. Исән-имин булып, илгә җиңү яулап кайтсыннар берүк!
  •  
  • Илфат Имамиев, ирекле көрәш буенча данлыклы тренер, пенсионер.
  • -Әлбәттә, минем һәм гаиләм өчен чын герой - Әти – Имаметдинов Кыяметдин Имаметдин улы инде. 1941нче елда ук фронтка алына ул, яраланып, култык таягы белән кайта, колхоз рәисе итеп куялар, хөкем итәләр, аклыйлар, тагын яу кырына җибәрәләр... 1945нче елда Җиңү яулап кайта. 1946нчы елда мин дөньяга килгәнмен. Әти бөтен нәрсәгә өйрәтте безне: үз көчең белән хезмәт итәргә, хәләл мал табарга, бернинди авырлыклар алдында бирешмәскә, көрәшергә, яшьнәп яшәргә! Чын коммунистларча! Аңа карап, минем дә көчле ир-ат буласым килде. Армиядә өч ел Германиядә спорт ротасында хезмәт иттем. Аннары гомерем буе  республика егетләрен көрәшергә, ватанпәрвәр булырга  өйрәттем.  Җиңү көнен ел саен көтеп алам.  Өч улымның гаиләсе кунакка килә, оныклар белән парадка чыгабыз. Яши торган йортым да үзәктә - Җиңү мемориалы янәшәсендә генә. Бәйрәм тантанасы көне буе башыннан-ахырынача өйгә ишетелеп тора.

 

Николай Рахов, шәһәр хуҗалыгы эшчесе:

 

  • Бөек Ватан сугышында әтиемнең дә, әниемнең дә шактый туганнары яу кырында ятып калганнар. Әнинең сөйләгәне бар: Сәкинәс авылында яшәгән әбиемнең Надеҗда исемле апасының ире дә,  улы да алгы сызыкта сугышканнар, бер-бер артлы һәлак булганнар. Тик Федор һәм  Александр Ганюшиннарның исемнәре, ни сәбәпледер, хәтта һәйкәлдәге исемлеккә дә кертелми калган. Мин армиядә Түбән Новгородта хезмәт иттем, РУЭСта озак еллар эшләдем, хәзер - шәһәр хуҗалыгында. Бәйрәмгә безнең дә өлеш керә, дип сөенәм. Менә Совет урамындагы бөтен эскәмияләрне  буяп куябыз, шәһәребез матур, төзек булсын, дип тырышабыз. Күкләребез һәрчак аяз, тормышларыбыз имин булсын!

Алсу Спиридонова сорашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев