Мамадышта “Ел укучысы” билгеле булды
Уку елы тәмамланып килә. Ә районыбызның башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы укучы кем?! Икенче санлы лицей базасында үткән конкурс моны ачыкларга ярдәм итте.
Бәйгедә тугыз бала һәрьяктан сыналды. Аларга бәйгенең биш баскычын үтәргә туры килде: портфолиолары аша, "визитка"да үзләре белән таныштырдылар, интеллектуаль конкурста катнаштылар, математика турнирын үттеләр, рәсем ясадылар...