Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Машинаны газ ягулыгына күчерү чыгымын дәүләт капларга булыша

Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүчеләргә яңа җиһазлар урнаштыру чыгымнарының 15-30 процентын капларга дәүләт субсидия белән ярдәм итәчәк. Субсидиягә бөтен категория кулланучылар дәгъва итә ала. Агымдагы елның мартында Татарстан Министрлар Кабинеты белән «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ арасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү программасы турында килешүгә кул куйган иде. Аның кысаларында, юридик...

Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүчеләргә яңа җиһазлар урнаштыру чыгымнарының 15-30 процентын капларга дәүләт субсидия белән ярдәм итәчәк.

Субсидиягә бөтен категория кулланучылар дәгъва итә ала.

Агымдагы елның мартында Татарстан Министрлар Кабинеты белән «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ арасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү программасы турында килешүгә кул куйган иде. Аның кысаларында, юридик затларга транспорт чараларын метанга күчерү өчен 6-12 айга 1 процент еллык ставка белән займнар бирү яки бөтен категория кулланучыларга 1,5 мең куб метр метанны бушка алу өчен шәхси ягулык карталары тапшыру да каралган.

Мәгълүм булганча, Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүнең техник ягын башкару хокукына ия предприятиеләр эшли. Дәүләт субсидияләрен алар аша һәм Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программаларын тормышка ашыру үзәгенә мөрәҗәгать итеп алырга була.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев