Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Ярты гасырлык торбалар алыштырыла: Мамадыш районының Малмыжка авылында су линиясен яңарталар

Трасса полипропилен материалдан элеккесенә параллель итеп эшләнә. Бу максатларга 115 мең сум акча каралган. Аның бер өлеше халыктан җыелган сумма.

Малмыжка торак пункты Көек-Ерыкса авыл Советы карамагында. Җирлек башлыгы Фидаил Шәйхетдинов сүзләренчә, биредә “Чиста су” программасы буенча шактый күләмле эшләр башкарылган иде инде. Әмма бирелгән сумма авылны тулысынча яңа су трассалы итәргә җитми. Проблеманы хәл итәргә “Үзарасалым” программасы ярдәмгә килә. Узган ел авылның Киров урамында 200 метр ара яңартылган иде инде. Быел да шулкадәр эш башкарырга ниятлиләр.

-Малмыжка авылында яшәүчеләр шушы программа буенча 23 мең сум акча җыйганнар иде. Дәүләттән бирелгән сумма белән бу эшкә бирелгән акча 115 мең сумны тәшкил итте. Әлеге акчага 200 метр озынлыгында яңа су линиясе эшләнәчәк, - диде Фидаил Шәйхетдинов.

Бу эшләрне Мамадыш шәһәренең “Аквастрой” җәмгыяте башкара. Коллектив бирелгән планны бер атнада төгәлләргә тырыша.

Моның белән генә Малмыжка авылында су проблемасы тулысынча хәл ителми әле. Совет һәм Пионер урамнарында да иске трассаны алыштырырга кирәк. Бары шуннан соң гына авылны яңа су каланчасына тоташтырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев