Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Вирус белән көрәшнең алгы сызыгындагы мамадышлылар

Районыбыз үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә үз вазыйфаларын кабаланмыйча башкаручы, югары квалификацияле хезмәткәрләр эшли. Үз сүзләренә караганда, бүгенге көндә күбрәк профилактика, төрле авыруларның симптомнары турында аңлату эшләре дә алып барырга да туры килә аларга

Үземнең күз алдында да бүлекчәдә телефон шалтырады.

–Алло, кызым, Сания әбиең әле бу. Температурам күтәрелде бит. Миндә теге чир түгел микән? Куркуымнан бөтен тәнем калтырый. Мине тизрәк Казанга җибәрегез, кызым, ашыйсы ризыкларым бетмәгәндер әле, – дип, шалтыратучы әби елый да башлады.

–Әби, берүк тынычланыгыз, температурасы күтәрелгән бөтен кешедә дә коронавирус булмый, – дип аны тынычландырырга ашыкты диспетчер Валентина Фролова. Аннан, – Кайчан авырый башладыгыз? Температурагыз күтәрелгәнгә ничә көн? Ютәл бармы? Хәлсезлек сизеләме? – дип сораштырырга кереште.

 

–Март ае белән чагыштырганда, хәзер кешедә курку, вирустан шикләнү күбрәк. Температуралары 37-37,2 градуска кадәр күтәрелсә дә, безгә хастаханәгә килергә ярыймы, дип шалтырата, сораштыра башлыйлар. Һәр шалтыратуда махсус алгоритм буенча сораштыру үткәрәбез. Авыруның кемнәр белән аралашканын җентекләп белешәбез. Бу хәзерге пандемия чорында бик зарур. Яңа компьютерда АСУ программасы буенча эшли башладык. Һәр чакыру компьютерга кертелә һәм планшет аша фельдшерларга җибәрелә. Анда адрес, исем-фамилия генә күрсәтелми, чакыручының элек нинди хроник авырулары булганлыгы тупланган карточка ачыла. Бу – эшне җиңеләйтә. Коронавируска шик туса, кайткан кешеләр белән контактта булса, чакыруга чыгучы фельдшерларның мондый очракта куллана торган махсус костюмнары бар. Бу турыда мәгълүматны җитәкчеләребезгә җиткерәбез, районның баш эпидемиологы Айрат Галиевка да хәбәр итәбез, – ди Валентина Александровна.

 

Бүлекчәнең өлкән фельдшеры Сергей Митрофанов сүзләренә караганда, апрель аенда райондашларыбыз күбрәк киңәшләр сорап шалтырата башлаганнар һәм алар профилактик эшкә игътибарларын көчәйткәннәр. Неврология, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән шалтыратулар элекке дәрәҗәдә калган. Хәзер һәр көнне кырыклап шалтырату кабул итәләр икән. Авыллардан да шалтыратулар еш була. Бик ашыгыч ярдәм таләп ителмәгәндә, авыллардагы авыруларга фельдшерлык-акушерлык пугнкты хезмәткәрләрен юллыйлар.

 

Бүлекчәдә барысы утызлап кеше хезмәт куя. Көндез ике, төнлә өч машина рейска чыга. Чөнки төнлә шалтыратулар һәм ашыгыч ярдәм чакырулар моңарчы күбрәк булган. Әмма апрель аенда алар да кимегән.

 

Ашыгыч ярдәмнең үзендә дә санитар режим көчәйтелгән. Көн саен дежурлыкны кабул иткәндә фельдшерлар һәм шоферлар машина салонын дезинфикциялиләр. Маскалар, перчаткалар, махсус эш киемнәре – барысы да бар.

 

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Скорая Ашыгыч ярдәм Мамадыш