Шәһәрнең үзешчән сәнгать осталары концертлары дәвам итә
14 июльдән "Район мәдәният йорты" һәм Мамадыш шәһәренең сәнгать үзеншчәннәре паркларда, скверларда һәм күпкатлы йортларның ишегалды мәйданчыкларында кичке концертларны башлап җибәргән иде.
Җырлы-биюле кичләр дәвам итә. Аның киләсесе дүшәмбе, 27нче июль көнне, узачак. Ул Давыдова 150 адресы буенча урнашкан күпкатлы йорт ишегалдында үтәчәк. Бирегә һәркем теләгән килеп күңел ача ала.
Шуны да әйтергә кирәк, һәрбер концерт та санитар-эпидемиологик һәм дистанцион нормаларны үтәп оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев