Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Республика чемпионаты тәмам: Мамадышның ике командасы да призерлар исемлегендә

28-29нчы февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ушма авылындагы “Дуслык” спорт комплексында милли көрәш буенча республика беренчелеге узды.

“Сабантуй” журналы призларына оештырылган бәйгедә быел рекордлы санда – 586 яшүсмер катнашты. Татарстанның 43 шәһәр-районын 80 команда тәкъдим итә. Бил алышлар 4 келәмдә ике яшь категориясенә бүленеп үтте. 12-13 яшьлекләр һәм 14-15 яшьтәге үсмерләр 9ар авырлык үлчәвенә бүленгәннәр иде.

Бүген хәлиткеч бәйгеләргә нокта куелды. Ике егетебез үз авырлык үлчәүләрендә Татарстан чемпионнары булып танылдылар. Түбән Яке авылы егете Ранил Исмәгыйлевка 65 килограммлылар арасында, ә Катмыш авылыннан килгән Гадел Гайфетдиновка 60 килограммлы егетләр арасында тиңнәр булмады.

Мамадышлылар арасында үз авырлык үлчәүләрендә Нияз Усманов 2нче, Ильяс Сөнгатуллин, Руслан Цыганов, Риназ Садыйков һәм Адель Мусин 3нче урыннарны яуладылар.

Республика беренчелегенең ачылу һәм ябылу тантаналарында район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, “Сабантуй” журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин чыгыш ясадылар, яшүсмерләргә матур көрәш күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырдылар.

Гомумкоманда беренчелеге нәтиҗәләренә килгәндә, 12-13 яшьлекләр арасында Мамадыш командасы икенче урынны яулады. Бу төркемдә лидерлар булып балтачлылар танылды. 14-15 яшьтәгеләр арасында райондашларыбыз үзләреннән алга Әлмәт һәм Актаныш көрәшчеләрен уздырып, өченче булдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев