Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мәшәкатьле, әмма табышлы шөгыль: Мамадышта җиләк үстерүче эшмәкәрләр саны ел арта

Андыйлар рәтенә Ильмар Зиннуров та кушылган. КФХ бүгенге көндә гектар ярым мәйданда дистәдән артык төрдә бакча җиләге үстерә.

Безнең иҗат төркемен әлеге хуҗалыкта хезмәт куючы Рөстәм Мостафин каршы алды. Бу аның туганы Ильмар Зиннуровның җиләк басуы. Эшчәнлекне ике гаиләгә уртакка алып баралар. Территория 1,5 гектар мәйданны били. Җиләкләрне 2019нчы елның көзендә утыртканнар. Хуҗалыкны оештырырга “Башлаучы фермер” программасы ярдәм иткән. Миллион ярым сум күләмендә грант алганнар.

140 түтәлдә 11 төрле сорт җиләк үсә. Шуларның 4 төре иртә өлгерә торганнар, 2 сорт уртача өлгерүче, ә калганнары ремонтантлы сортлар. Рөстәм Мостафин сүзләренчә, алары узган ел беренче карларга кадәр уңыш биргән.

Узган ел беренче сезонда ук җиләк басуыннан 1,4 тонна уңыш җыеп алганнар. “Болай ук булыр дип көтмәгән идек”, - ди җиләкчеләр. Сатып алучылар Мамадыш районы белән генә чикләнми. Казан, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләреннән быел да заказлар килә башлаган.

Сезонлы һәм табышлы булса да, җиләк үстерү бик мәшәкатьле, диләр. Басуга май ае башларында чыгарга кирәк. Кара көзгә кадәр шуннан кайтып кермисең. Монда эшнең бетеп торганы юк: көнозын янәшәдәге күлдән су сиптерәләр, чүбен утау, рәт араларындагы печәнне чабу, уңыш өлгерә башлауга, аны бозмыйча вакытында җыеп бару... Быел беренче җиләкләрне тагын бер атнадан җыя башларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев