Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта зур хәйрия концерты узды

Җырлы-шигырьле тамашаны хөрмәтле якташыбыз, эзтабар-язучы Шаһинур ага Мостафинга ярдәм йөзеннән оештырдылар. 2017нче елдан бирле Шаһинур абый яман шеш авыруы белән көрәшә.

Сәхнә түрендә бик күп билгесез батырларның исемен халыкка кайтарган эзтабар язучы, шагыйрь һәм публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәллүр каләм” иясе, Россия Федерациясенең Михаил Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинның зур фотосурәте балкый. Тормышта да әнә шундый сер бирми торган кеше ул. Әмма аңа авыруын җиңәргә кулдан килгәнчә булышырга кирәк. Менә шундый максат белән якташыбызның дуслары изге эшкә алына.

-Редакциямә Әлфия Хәбибуллина килеп керде. Ишеттеңме әле, шундый-шундый хәл, Шаһинур абый авырта ди. Мин бу турыда хәбәрдар идем инде. Чөнки Шаһинур абыйның иптәше Фирая ханым минем газетада корректор булып эшли иде, Шаһинур абый авырта башлагач, китәргә мәҗбүр булды. Әлфия ханым аларга ярдәм кирәк, хәйрия концерты оештырыйк, булыш зинһар, ди. Мин район башлыгы Анатолий Петровичка шалтыратып хәлне сөйләдем, ул килегез, оештырабыз, диде,- дип сөйләде концертны оештыручыларның берсе, журналист, “Сираҗи сүзе” газетасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи.

-Ватсапта артистлар группасы бар. Тиз генә шунда яздык хәйрия концерты уздыру хакында. Гадәттә андый чараларда катнашучылар бик авыр җыела. Күбесенчә, әле танылып та өлгермәгән артислар катнашалар. Ә бу юлы хат язып 10 минут үткәндерме, юктырмы, бер-бер артлы мин барам да, мин барам дип җаваплар килә башлады. Барысы да күренекле, сәхнә тотучы артистлар. Әле редакциядә кыскартып утырдык күбесен. Беренче тапкыр шундый күренеш. Димәк, бу Шаһинур абыйга булган хөрмәтне күрсәтә,- ди шулай ук концертны оештыручы Әлфия Хәбибуллина. 

Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның Шаһинур ага белән юллары тәүге тапкыр 1987нче елда кисешә. Шул очрашудан бирле гомерлек дуслар алар.

-Бик кешелекле, ярдәмчел кеше ул Шаһинур. Үзенә булмаса булмый, әмма кеше өчен һәрвакыт ярдәм итәргә тора. Аның белән дуслык 30 елдан артып китте инде. Гел элемтәдә торабыз. Аның белән ачуланышып та булмый. Менә шулай дуслар булып яшибез, алга таба да яшәргә язсын! – ди Фән Вәлиәхмәтов.

Республиканың тагын бер халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин әйтүенчә, Шаһинур абыйның “Рәхмәт” дигән сүзләрен ишетү күңелләрне күтәрә.

-Шаһинур абыйга исәнлек-саулык телисе килә. Тизрәк савыгып чыгып, безне яңадан-яңа китаплары, әсәрләре белән сөендерсен иде әле. Аның “Рәхмәт” дип әйтүләре генә дә ни тора бит,- ди Мирсәет Сөнгатуллин.

Шаһинур ага Мостафинга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, аның Саклык банкы картасы номерын тәкъдим итәбез: 2202 2003 2149 1324

Мустафин Шагинур Сапиевич

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев