Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Общество.

Мамадышта шашка уйнау буенча иң сәләтле укучыларны ачыкладылар

“Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында 16нчы “Өмет стартлары” район спартакиадасы кысаларында ярышлар узды. Әлеге бәйге төбәгебез авылларындагы урта һәм төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында оештырыла.

Муса Шәрифуллин шашка уены белән 5 ел дәвамында мавыга. Буш вакытларны файдалы һәм кызыклы уздыру өчен менә дигән чара,- ди ул. Кайчандыр әтисе һәм абыйсыннан өйрәнгән уен хәзер аны район чемпионатына алып килде.

-Шашка уйнарга мине әти белән абыем өйрәтте. Бер уйнап карадым да, миңа ошады. Шуннан еш уйный башладым. Хәзер мәктәптә дә тәнәфес вакытларында уйныйбыз. Монда килгәнче безнең мәктәптә турнир узган иде. Мин анда җиңү яуладым,- ди Муса.

Шәдче урта мәктәбе укучысы Алсу Сафина әйтүенчә, шашканы алар гаиләсендә барысы да уйный. Моның өстенә мәктәптәге түгәрәккә дә йөри әле. Бу уен ярдәмендә фикерләү сәләтен үстерәм,- ди Алсу.

“Өмет стартлары” район спартакиадасы кысаларында узучы ярышка 22 команда килгән иде. Һәркайсының составында бер кыз һәм бер малай булырга тиеш. Алар шушындый ук бәйгенең мәктәп турлары җиңүчеләре. Катнашучылар өчен аклы-каралы төстәге 15 такта әзерләнгән иде. Бер очрашу өчен 10 минут вакыт бирелә.

Әлеге ярыш нәтиҗәләре район спартакиадасының гомуми зачетына керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев