Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышның 100 яшьлек “корыч ледие” миллион сумны кайчан алыр

Бөекбритания Премьер - министры Маргарет Тэтчер турында сөйләргә җыена дип уйлый күрмәгез тагын. Сүзем Югары Яке авылында туып, шунда гомер кичергән, хезмәт биографиясен корыч айгыр иярләүгә багышлаган шундый ук кушаматлы гасыр яшьтәше Гөлсем Харис кызы Васыйлова турында.

“Озак яшәүнең сере – хезмәт“

Гөлсем әбидән озак яшәү серләрен төрле сораулар биреп чиштермәкче булабыз.

–Эшләргә яраттым. Эшкә тотынсам, арыганымны да белми идем. 11 яшьтән колхоз басуында инде мин. Сугыш башланганда да төнге сменада калдым, таң атканда гына кайттым. Кеше хакына кермәдем, эшләдем дә, эшләдем. Рәсемем Почет тактасыннан төшмәде, - дип башыннан кичкәннәре турында сөйләп китте йөзьяшәр. Әлеге чор кешеләре кичергән бар авырлык, алар күргән ачлык-хәерчелек, берсеннән-берсе авыр хезмәтләр аны да читләтеп үтмәгән, билгеле. Ул – күмәк хуҗалыклар оешу, социализм төзү, Бөек Ватан сугышы, илдәге үзгәртеп кору җилләре, базар мөнәсәбәтләре кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты. 1939 нчы елда Мамадыш МТСында тракторда эшли башлый. Район үзәгендә Урта Сон егете Фасыйл Васыйловка кияүгә чыга. Ирен фронтка озатканда яшь бала белән кала. Бөек Ватан сугышы елларында аны тракторчылар бригадиры итеп билгелиләр, корыч айгыр иярләүче хатын - кызлар “Басудагы трактор, сугыш кырындагы танк!” дигҗн девиз белән көне-төне эшлиләр. Без аңламый торган “чүрки”ле тракторны Натыйга әйләндерүе; ике басу арасын атка атланып юыртып барганда мәтәлеп төшеп кабыргасын сындыруы; ДТ-75нең авыр башмакларын берүзе кигерткәндә күкрәк сөяген җәрәхәтләве, чәчкеч төшеп башы ярылуы, авылдагы дистәләгән егетләрне трактор йөртергә өйрәтүе хакында да исенә төшерде. Ире сугыштан яраланып кайта, тагын бер малайлары тугач, 1948нче елда дөнья куя. Югары Якегә лесничий итеп җибәрелгән Ильиннар гаиләсендә үскән Алексей аны кияүгә сорап килә. Язмышыңа язылса, берни эшләр хәл юк: ике бала белән, үзеннән ун яшькә кече егеткә кияүгә чыга ул. Татарстанның атказанган тракторчысы Алексей Сергеевич җаны - тәне белән тырышып, 41 ел колхозда эшли дә, пенсиягә 1 ел калгач, үлеп китә. Колхоз рәисенең: “Шушындый ике Ильин булса, бөтен “Кызыл партизан“ны алып барып була!“ – дигән сүзләре авыл халкы хәтеренә уелып калган.

  • Бик матур, тату, күңелле яшәделәр. Әти белән бер-берсенең соляркаларын урлаша-урлаша, колхозда алдынгылык өчен ярыштылар. Әти эштән кайтып туктагач, әни аның Белорусе” белән икенче сменага тегермән тартырга төшеп китәр иде. Әти эштән кайтышлый тракторын сүндереп кибеткә керсә, әни бара да, аны кабызып, капка төбенә  алып кайтып куя, тегесе дулап, артыннан кайтып җитә иде... Әни галәмәт эшчән булды. Безне дә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. Мал - туар асрадык, кәҗә тоттык, шәл бәйләдек. Хәзер дә ял итәргә ятканны да өнәми: “Эшләгез, хәрәкәтләнгәч тәннәр языла, арыганнар бетә ул!“ - ди. Эш куш миңа, кая гөмбәңне эшкәртешәм, алма турыйм“, - дип кенә тора. Нинди катлаулы, авыр хәлләрдә дә әни төшенкелеккә бирелмәде, һаман алга өмет, ышаныч белән карады, безне дә шуңа өндәде. Минем белән һаман ул идарә итә әле, ди кызы Гөлфия Бабаниязова. Бүгенге көндә Гөлсем әби аның тәрбиясендә яши. Елның җиде аен авылда торалар, кыш чыгарга Түбән Камага китәләр. Авылда атнага ике тапкыр килеп социаль хезмәткәр  Әлфия Рәхмәтуллина да булыша. Аллага шөкер, кайгыртучыларым, дәртләндереп торучыларым әйбәт!“ – ди әби. Бер гасыр гомер яшәсә дә, ул әле үз-үзен яхшы тота, зиһене искиткеч ачык, бөтен догаларны белә, кулыннан дисбесе төшми.

 “Гомер буе рәхмәтлемен!”

Түбән Камада яшәүче оныгы Гүзәл Сарсазова сүз ала:

  • Җәй җитүгә мине әни Югары Якегә кайтарып куя иде. Балачак хатирәләрем, шушы авыл, әби белән нык бәйле. Тракторчы ир-атлар киләләр дә: “Гөлсем апа, шундый-шундый запчасть кирәк, бир әле“, - дип мөрәҗәгать итәләр, ә ул сарайдан шалт кына алып чыгып бирә иде. Хәстәрле  булган инде ул. Бервакыт, сакларга тиешле чебиләрем тартмасы өстенә челтәр каплап, күршеләргә уйнарга кереп киткән идем, чыгуыма карга алып бетергән. Ну, әби эләктергән иде шул чакта! Чөгендер дә эшкәрттем, сыер да саудым, урак өстендә амбарда үлчәүдә дә тордым... Әби клубтан иртә кайтырга куша, ә анда танцылар соң  башлана, әйткән вакытына кайтмасаң, кулына таяк тотып, килеп алырга да күп сорамый. Мин хәйләләп, будильникны чигереп куеп, аннары төзәтергә онытып, әбине бер-ике тапкыр көтү куарга соңга калдырдым. Егетләр белән капка төбенә кайтып туктауга һау-һаулап өрергә тотынган эте Орликка демидрол да биреп карадым, тик алар икесе дә мине уяу сакладылар. Авыл кызлары шикелле рәхәтләнеп клубка йөреп тә булмады. Хәзер уйлап куям, миңа нәрсәгә кирәк булган инде болар барысы да?! Эш белән чыныктырганы, тәртипкә, бер нәрсәдән дә куркып тормаска, җаваплылыкка, үз кулларың белән эшләп табарга, үз көчеңә һәрчак ышанырга өйрәткәне өчен мин бүгенге көндә аңа бик рәхмәтле. Нык көчле ихтыярлы кеше минем әби, молодец!

Сүзгә киленнәре Люция апа кушыла:

  • Мин күршедә генә үстем. Кайнанамның өстендә кәчтүм-чалбар, аягында кирза итек  булыр иде. Тракторы белән басудан кәнсәләр каршына кайтып туктый, 90 килограммлы гәүдәсе белән кабинадан сикереп төшә. Сүзен өздереп, турыдан-туры бәреп әйтә, бик тәвәккәл, йөрәкле хатын иде. Әйтсәм, әйтим инде, шуңа күрә без аны “железная леди” дип йөрттек. Улы Разыйф, минем ирем дә, һәрчак алдынгы механизатор булды, “ДОН” комбайнында эшләгәндә рационализаторлык тәкъдиме кертте, съездга да барды. Чын коммунист иде. Юл һәлакәтенә очрап һәлак булды шул.

“Ил башлыклары да мине белә икән!”

4 нче сентябрь көнне йорт эче котлауларга күмелде. Балалары, оныклары, туганнары, дуслары, авылдашлары да йөзьяшәрне тәбрикләргә бер-бер артлы агылды гына. Алты оныгы, 13 оныкчыгы бар аның. Күренеп тора, карт әбиләрен барысы да хөрмәт итәләр, аларны үзе дә танып, исемләп эндәшә. Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Анатолий Иванов, “Кайгырту” район комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Давыдова, Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Хәсәнҗан Мөбарәкшин, Тау иле авыл җирлеге башлыгы Василий Иванов (хатыны ягыннан туганнар икән) килде. Юбилярга Россия, Татарстан Президентларының тәбрикләү хатларын, “Мамадыш районы каршындагы казанышлары өчен” медален, хакимият, җирлек исеменнән бүләкләр тапшырдылар, авыр еллардагы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, тыныч һәм имин картлык теләделәр. Боларны әби бик сөенеп кабул итте. Күр инде, минем туган көнемне  Казанда, Мәскәүдә дә белеп торалар икән”, - дип кеткелдәде. Сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер теләүләргә җавап итеп: “Яшисе иде әле. Тормыш бигрәк рәхәт, бик матур бит, ничек аны ташлап китәсең!” - дип елмайды. Район җитәкчеләренең үзе белән рәхәтләнеп чын күңелдән аралашып, сөйләшеп утыруларына ихластан сөенеп, догаларын кылды. Гозерен җиткерергә дә онытмады: “Минем гомергә җитә дип, элек әлләни ис китмәгән иде: картлык көнемә мунчабыз юк, мичләр моннан 50 ел элек чыгарылган, суны да өйгә кертергә кирәк. Таякка эшләгән хезмәт көне белән лаеклы ялга чыктык (пенсиясе - 15676 сум. Авт.). Бездәй колхозчыларның ничек эшләгәннәрен бөтен дөнья белә, тик шуны берничек исбатлап булмый. Хөкүмәт бу мәсьәләне дә хәл итсә иде!” – дип тезеп китте“Махсус карар нигезендә документларын әзерләп биргәч, районыбызда 800 толга берәр миллион сум субсидия килде, Сез ничек күз уңыннан төшеп калгансыздыр, белмим, гафу, хәзер хатаны төзәтү өстендә ашыгыч эш башларга кирәк!“ – диде район башлыгы. “Шулай да, иң зур теләгең нинди?” – дигән сорауга: әби: “Трактор бирсәгез, туган авылым урамын тагын бер генә әйләнер идем!“ - диде.  Гөлсем Харисовна, рульне һәрчак шулай туры тотыгыз, мең яшәгез, яме!

Рәсемдә: йөзьяшәр Гөлсем Васыйлова белән истәлеккә фото.

Автор фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев