Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар Тоз илендә

Районыбыз җитәкчеләре эшне генә түгел, матур итеп ялны да оештыра белә безнең. Мәгариф системасында хезмәт, көч куючы бер төркем кызлар, егетләр Тоз ватаны - тоз күлендә булып, тәннәренә шифа, көч-куәт җыеп, кара чутырга әйләнеп кайтканнар.

...Әкеренләп Оренбург өлкәсенә дә килеп җитәбез: табигать тә тора - бара  комлы дала үсемлекләре –  корылыкка чыдам карагачлар, кылган, типчак, тозлак, әрем белән алышына бара, еракта калкулыклар күренә. Әллә кайчаннан яңгыр юклыгы күзгә ташлана - корган агачлар, сусап утыручы  әрәмәлекләр, юл буенда сусән, йончалар утырып кала. Йорт - җирләре дә бездәге белән чагыштырганда, мактанырлык түгел, караңгы фон, буялмаган каралты- кура, җимерек фермалар. Кырда озынлыгы 20-30 см дан артмаган көнбагыш үсемлекләренең генә шау чәчәктә утыруы гаҗәеп! Еракта карбыз, кавын басулары җәелеп ята, юл буйларында берән - сәрән җимеш сатучылар да очраштыра. Ниһаять, 12 сәгатьлек юлдан сон, Соль-Илецк шәһәренә аяк бастык. Шәһәр уртасында Тоз заводына, тозны эшкәртү технологияләренә 1970 -1977 елларда нигез салучы, Россия Фәннәр академиясенең беренче әгъзасы, корреспондент, академик  Петр Иванович Рычковка һәйкәл куелган. Һәр туристны, автобустан төшүгә булачак йорт хуҗасы көтеп тора: теләсәң таксида, кирәк икән - җәяүләп бар, тәүлеккә 300-450 сум түләп, бар уңайлыклары булган йорт-кунакханәләргә рәхим ит! Шунысы гаҗәп – монда казахлар, татарлар, руслар күзгә ташлана, ләкин халык күбесенчә – татарча аралаша. “Кайда гына сибелмәгән безнең татар халкы!“- дип, горурланып та куясың. Урамда бар да кыска шорта, йөзү костюмыннан, челтәр күлмәк- сарафаннан  гына йөри. Бар да кояшта каралып, янып беткәннәр. Кояш бигрәк баш очында икән шул, температура 35-42 градус, эсселек өтеп ала. Бүлмәләргә урнашкач, тозлы күлләргә юл алдык. Керү билетлары шимбә, ял көннәрендә 250 сум булса, калган көннәрдә 150 сум тәшкил итә. Быел башка еллардан аермалы буларак, ветеран, пенсионер таныклыклары берниниди роль дә уйнамый - һәркем тигез хокуклы. Ләкин, бер кергәч, барлыгы 7 күлне, шулай ук саз күлендә дә рәхәтләнеп коена, дәвалана аласың. Тик һәр күлдә 20 минуттан артык булуның кирәге юк, тәнгә сыланган тоз кристаллары кояш нуры тәэсирендә яндырып алачак, шуның өчен иңбашына киҗе-мамык тукымадан яулыклар ябу бик мөһим. Күлдә тозның микъдары -340 г. Чагыштыру өчен: диңгез суында 1 л суда 30-35 г. тоз бар. Күлгә кергәндә киң кырлы эшләпә, кара күзлекләр, тәнгә кояштан саклану кремнары сөртү - тәннең тигез каралуына, саклануына китерәчәк. Беренче көнне аякны көзән җыеру булырга мөмкин. Әгәр табаннан көзән җыерса – суда утырган хәлдә, табанны ике кулың белән үзеңә нык итеп тартырга кирәк, ә инде балтыр, бот мускуллары катып калса, арттан икенче берәүнең ярдәме белән аякларны ике кул белән кысып, гәүдәгә тарту мәслихәт. Судан чыккач яр буенда кызыну, ял итү өчен бар мөмкинлекләр бар, казах малайлары һәрдаим салкын туңдырма, чипсы, сыра белән сыйлап йөриләр. Инде тагын да туклыклырак, пешкән ризык кабул итәсең килсә, рәхим ит, янәшәдә генә кафелар, анда тәмле итеп һавада әзерләнгән казах, үзбәк ашлары - пылау, дәмләмә, шашлама көтеп тора. Теләгән кеше массаж, пилинг, яки аякны кечкенә балыклар салынган суга тыгып утыра, эрбет кисмәкләрендә парда коена, ләм белән түләүле һәм бушка дәвалана ала. Теләгең булса, фотосессиядә катнаш - президенттан алып, иң яраткан артистларың белән, үзеңә ошаган костюм киеп, үзеңне мәңгеләштер... Төрле фасонда матур итеп чәч үрдерү салоннары – кечкенә кызчыкларны һәм үсмерләрне җәлеп итә торган иң кызыклы, мавыктыргыч бүлмәләрдер, мөгаен, ничә узсаң да, һәрчак энә төртерлек тә урын юк. Минем үземә иң ошаганы – кыслачыклы күл булды.Шундый тозлы суда да җан ияләре яшәсен инде, ә? Аларның нерв авыруларын дәвалау үзлегенә ия булулары билгеле. Чынлап та, судан чыккач, тынычланып каласың, бөтен гәүдә ял итә. Иң ахырдан төче сулы күлдә коен, я булмаса салкын душ кабул итеп, тәнеңне өйгә кайтыр алдыннан чиста су белән юа аласың. Күлләрдә коену – тәнгә сихәт, җанга дәва бирә. Артык авырлыктан котылырга теләүчеләр өчен дә, тире авыруларын бетерү, сызланулардан дәвалану, сынган урыннарны төзәтү, тынычландыру өчен дә файдалы тозлы су һәм ләм. Сазлы ләмдә дәваланырга теләүчеләргә дә киңәшем бар. Тулысынча сазга манылып, кояшта басып тору – бернинди дә эффект бирмиячәк. Иң яхшысы – сызлаган урыннарга ләмне сылап полиэтилен белән бәйләп куеп, 20-25 минут кояшта тору. Файдасын, үзегез күрерсез. Йөрәк турына сөртү – ярамый, йөрәк - кан тамыры авырулары белән интегүчеләргә сак эш итәргә кирәк! Игътибарлы кеше белер. Болар турында радиодан һәрдаим сөйләп торалар, аңлату эшләре алып баралар. Шушы процедураларны -3-4 көн алу, ел буена җитәрлек дәва, шифа бирер Алла боерса!

 

Лена Бачкова, Владимир төп мәктәбе директоры

 

Рәсемдә: герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган җире Мостафа авылы янында  төшкән истәлек фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев