Мамадышлылар -"Кәмит Җәвит”тә
“Яңа гасыр” каналында баручы “Кәмит Җәвит” тапшыруының апрель чыгарылышында якташларыбыз катнаша.
Мамадышның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре капка төбендә утырып, җырлар, биеп, кызыклы вакыйгалар сөйләп кайттылар. Шушы көннәрдә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нократ моңнары" гармунчылар төркеме һәм театр сәнгатенә гашыйк хезмәткәрләр Җәвит Шакиров тапшырыуның кунагы булды. Барлыгы башкалага шәһәребездән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов һәм район мәдәният йорты җитәкчесе Рәмис Давытов җитәкчелегендә 18 кеше юл тота.
Мамадышлыларны кунакка зарыгып көтеп алар. Шуны әйтергә кирәк, бу безнең районнан әлеге телетапшыруда катнашучы беренче төркем. Аны алып баручы Җәвит Шакиров үзе дә инстаграм челтәрендә райондашларыбыз белән булган уртак фото белән бүлешә.

Тапшыруны төшерү 2 сәгатькә якын дәвам итә.
Җәвит абый безне бик җылы, якын итеп каршы алды. Ул "Во!" кеше. Аның белән эшләве безгә бик җиңел һәм күңелле булды. Әле тагын кунакка барырбыз, көтеп калачагын белдерде, ди - район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмис Давытов.
"Кәмит Җәвит" телетапшыруы эфирга апрель уртасында чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев