Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар, бала тәрбиясе нидән гыйбарәт икәнен беләсезме?

Коръән һәм сөннәткә ышанган мөселман кешесе баланың Аллаһы Тәгаләнең бүләге икәнлеген аңлый. Чөнки тиешле тәрбия алган бала җәмгыятькә файда китерә торган кешегә әверелә, шуның сәбәпле ата-анага Аллаһ тарафыннан зур әҗер ирешә торган була.

Әмма, иманлы бәндә бала тәрбияләүнең җаваплы эш икәнлеген дә аңлый, чөнки моның өчен ул Кыямәт көнендә соралачагын белә. Аллаһ илчесе (с.г.в.) әйтә: “Сезнең һәрберегез дә көтүче һәм ул үз көтүлеге өчен җавап бирә: ил башлыгы көтүче, ир-ат гаиләсе өчен көтүче, ирнең өен һәм балаларын караган хатын-кыз да көтүче. Димәк, сезнең һәрберегез дә көтүче һәм үз көтүлеге өчен җавап бирә“. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) балаларга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген күрсәтте. Ул алар белән уйнады, кулына алды һәм үбә торган иде. Балаларга карата җылы мөнәсәбәттә булуны ул Аллаһның рәхмәте дип атады.

 

Беркемгә дә сер түгел, балалар сезнең хисләрегезне һәм фикерләрегезне, биргән бәяләрегезне интуицияләре белән кабул итәләр, шуның өчен бала белән мөнәсәбәттә булганда түбәндәге принципларны күздә тоту зарур:

1.Баланы хөрмәт итү, шәхесе үсешенә уңай йогынты ясау;

2. Аңа кыйммәтен һәм әһәмиятен аңларга ярдәм итү;

3. Хаталарын төзәтергә ярдәм итү;

4. Үзенә түгел, ә гамәленә бәя бирү;

5. Аңа сайлау хокукын бирү;

6. Активлыгын, иҗадилыгын үстерү һәм камилләштерү;

7. Тиешле карарга килергә рөхсәт итү;

8. Таләпләр куйганда эзлеклелеккә өйрәтү;

9. Башкаларның да фикерләрен кабул итәргә өйрәтү;

10. Балага эчке дөньясын өйрәнергә булышу.

Габдрахман Хәбибуллин,

Мамадыш мәдрәсәсе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев