Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Общество.

Мамадыш ындырларына ашлык кайта башлады

Районыбыз кырларында уттай кызу эш вакыты башланды. Агросәнәгать оешмалары “Урак-2018” кампаниясенә старт бирделәр. Бу эшләр әлегә көзге культуралар игелүче мәйданнарда алып барыла.

АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте урып-җыю эшләрен кичә җомга намазыннан соң башлап җибәрде. Ә кичкә таба “Мамадыш икмәк кабул итү” предприятиесенә бер-бер артлы ашлык төягән техникалар кайта башлады.

-Бүгенге көндә безгә көзге бодай китерәләр. Сыйфаты ягыннан бик яхшы. 4нче класс белән кабул итәбез. 20-21 клейковина белән. Дымлылыгы да 13-14 процент. Шуннан артык түгел. Агрономнар әйтүенчә, уңыш әлегә гектарыннан 35-40 центнер чыга. Беренче көнне 1050 тонна ашлык суктырып алдылар. Басулар бер-бер артлы җитешеп килә. Һава шартлары уңай килеп, икмәкләрне югалтуларсыз җыеп алырга язсын,- диде “Мамадыш икмәк кабул итү” предприятиесе директоры Рифат Мәхмүтов.

Коллективта эшләр ике сменада оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев