Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш кызы – блогер Энҗе Нармаева

Инстаграм социаль челтәрендә блогер булып теркәлүчеләр саны көннән-көн арта. Алар һәрберсе язылучыларына үзенчәлекле видеолар, кызыклы постлар тәкъдим итәләр.

Без соңгы вакытта популяр булган блогер-якташыбыз Энҗе Нармаеваны “Нократ дулкыннары” радиоканалында эфирга чыгучы “Иртәнге чәй” тапшыруына кунакка чакырдык. Әңгәмәнең иң кызыклы өлешләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

–Энҗе, үзең белән якыннанрак таныштырып үт әле?

–Мамадыш шәһәрендә туып-үстем, икенче санлы мәктәптә укыдым. Бер үк вакытта сәнгать мәктәбендә бию түгәрәгенә йөрдем. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт медицина университетының стоматология факультетын сайладым. Укып чыгып диплом алгач та, берара шушы юнәлештә эшләп алдым. Хәзерге вакытта декрет ялында. Тормыш иптәшем Евгений белән 3 ул үстерәбез.

–Блогер булу уе ничек туды?

–Ялда булгач, вакыт күп. Әмма аны файдалы итеп уздырасы килде. Ул вакытта инстаграм социаль челтәренең популярлык ала башлаган вакытлары иде. Мин дә теркәлеп, үз аккаунтымны булдырдым. Әкренләп языла башладылар. Хәзерге вакытта 77,5 мең подписчигым бар.

–Бу санга күпме вакыт дәвамында килдегез?

–2016нчы елдан. Блогер эшмени ул, диючеләр бар. Андыйларга җавабым: чынлыкта бик авыр эш ул. Мәсәлән, видео яки фотоны төшерү генә түгел бит, эшкәртергә, дөрес итеп тәкъдим итә белергә дә кирәк. Игътибарны җәлеп итәрлек булсын алар. Ә бу әлбәттә зур тырышлык таләп итә. Блогер булырга теләүчеләргә иң төп киңәш – үзеңнән әллә кем ясамаска, ә гади булып калу шарт. Ясалмалылык кирәкми, аны шунда ук сизеп алачаклар. Нинди бар – шундый.

–Сезнең язылучылар арасында кайсы шәһәрләрдә яшәүчеләр күпчелекне алып тора?

–Инстаграмда статистика дигән бүлек бар. Анда беренче урында Казан шәһәре тора. Аннан соң Яр Чаллы, Түбән Кама. Подписчикларым арасында мәскәүлеләр дә бар. Чит илләрдән дә язалар. Кыскасы, инстаграм берләштерә. Хәзер әбиләр дә, бәбиләр дә интернетта бит.

–Аккаунтыгызны алып барырга тәүлекнең күпме вакытын багышлыйсыз?

–Шул ук статистиканы карасаң, мин инстаграмда көн саен уртача 7 сәгать утырам икән. Дөрес, минем хәзерге көндә өч аккаунтым бар. Беренче вакытларда тагын да күбрәк иде. Хәзер бу эштә ярдәмчем бар.

–Подписчикларыгыз еш мөрәҗәгать итәләрме? Нинди сораулар юллыйлар?

–Мин алар белән гел элемтәдә. Бик күп язалар. Кайвакытта өлгереп тә булмый җавап бирергә. Үпкәлиләр дә әле, мин сезгә яздым, ә сез җавап та бирмәдегез, диләр. Мин бит үзем генә, ә сез күп дим, андыйларга. Сораулар күбесенчә мөселман хатын-кызлары яулыкларны ничек ябарга тиеш, намазга ничек бастыгыз темаларына. Берәр җиргә ялга, сәяхәткә барсак, ничә сумга төште, ошадымы, нинди киңәшләр бирәсез...

–Өч ул үстерүче әни кешегә блогер булу комачаулык тудырмыймы?

–Төрле вакытлар була инде. Әмма ирем иң зур терәк. Ул булыша. Мамадышка кайткач әниләр гел ярдәм итә. Берәр җиргә китәсе булса да аларга калдырабыз. Башта якыннарым ачуланалар да иде, гел телефонда, куй инде ул телефоныңны, дип. Әмма ул минем керем чыганагы. Мин анда акча эшлим. Күпләр инстаграмга шуның өчен килә бит. Файдасы булгач, сүз әйтмиләр хәзер. Аңлыйлар.

–Тормыш иптәшегез инстаграм белән дусмы?

–Аның аккаунтында 5 меңнән артык язылучысы бар. Әмма блогерлыктан ерак ул. Эштә булгач вакыты да җитми. Ләкин инстаграм да кирәк. Бөтен әйбер шуның аша бит.

–Декрет ялыннан соң төп һөнәрегез буенча теш табибәсе булып эшләргә исәплисезме?

–Әлбәттә. Хәзер ялда булсам да, бу эшне онытмаска тырышам. Балаларның тешләрен үзем дәвалыйм. Куллар онытып бетермәсен өчен. Алга таба да шушы эшкә чыгармын, язылучыларыма күбесенчә тешләр сәламәтлеге турында сөйләрмен, дип ниятлим.

–Блогыгызны нинди телдә алып барасыз?

–Ике телдә дә алып барам: русча да, татар телендә дә.

–Сез төрле кичәләр дә оештырасыз бит әле. Кызлар җыены хакында сөйләгез әле. Мамадышта да булган иде ул бер мәртәбә.

–Без әлегә “девичник”ларны зур шәһәрләрдә Казан, Яр Чаллы, Уфада оештырабыз. Аларда беренче чиратта кызларны камилләштерү өстендә эшлибез. Дөрес итеп бизәнү, матур итеп яулык бәйләү буенча мастер-класслар үтә. Артистларны да чакырабыз. Җырлар, биюләр белән үрелеп бара алар. Иншалла, киләчәктә Мамадышта да зурлап уздырырга язсын.

–Сезнең дуслар арасында бик күп блогерлар, артислар. Алар белән кайда, ничек таныштыгыз?

–Без хәйрия чараларында да катнашабыз. Күбесе белән нәкъ менә шундый кичәләрдә таныштык. Авыру балаларга ярдәм итү өчен лотереялар оештырып, кергән акчаларны мохтаҗ сабыйларның гаиләләренә тапшырабыз. Димәк, аккаунтымның бу юнәлештә дә файдасы зур. Кемгә дә булса ярдәм итә алуым белән чиксез шатмын. Бүгенге заманда блогер булырга теләүчеләр бик күп. Андыйларга киңәшем – максатыгызга ирешү өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Ниятләрегез теләк булып кына калмасын, ә тормышка ашсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев