Күңелендә һаман яз әле
Күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Энгель Григорьевич Новиков яшәүдән ямь табып, һәр туган таңга сөенеп яши белүчеләрнең берседер ул.
1938нче елда Түбән Ушма авылында укытучы гаиләсендә беренче бала булып тууы Энгель Григорьевичның гомере буе сабыр холыклы, итагатьле булуында үз ролен уйнамый калмагандыр. Балачагы сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килүе кечкенәдән эш сөяргә, авырлыкларны чын ирләрчә җиңә белергә өйрәткән. 19 яшендә армия сафларына басып, Польшада хезмәт иткәнче, 1957нче елга кадәр ул Мамадыш МТСында эшләргә өлгерә. Туган ягына хәрби бурычын үтеп кайткан, типсә тимер өзәрлек егет инде бернинди эштән дә авырсынмыйча, җир җимертеп эшләргә керешә. Хезмәт юлын Энгель абый Баулыдагы 1нче санлы бораулау нефтеразведкасында дәвам итә. 1960нчы елларда җир маен эзләү серләренә төшенсә, 1970нче елларда Мамадыш леспромхозында машина йөртүче булып, соңыннан “Сельхозтехника“, Мамадыш сыр-май заводында эшләгән еллары хезмәт кенәгәсе битләрен бизәп тора. Тик кайда гына булмасын, үзен эшенең чын остасы итеп күрсәтә белгән, күп кенә мактауларга да ирешкән. Тормыш иткән дәвердә яулаган уңышлары өчен пар канаты–иңне-иңгә куеп, 53 ел бергә яшәгән тормыш иптәше Рәшидә апага бик рәхмәтле ул. Авылның иң чибәр, уңган кызын үзенә яр итеп бер дә ялгышмый Энгель абый. 1963нче елның май аенда кавышып яши башлаган матур гаиләдә бер-бер артлы матур балалар да туа. Рәшидә Рәхимулла кызы белән алар ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Мамадыш шәһәрендәге балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Зөһрә Вәлиуллина, гомере буе Мамадышта укытучы булып эшләп, бүгенгесе көндә гаиләсе белән Түбән Камада гомер итүче Наил Новиков һәм кече кызлары - “АПК Азык-төлек программасында“ хезмәт куючы Зөлфия Новикова әти-әниләре кебек тырыш, олы җанлы гаилә, нечкә күңелле булып үсәләр. Ни кызганыч, ике ел элек түгәрәк бәхетләренең бер ягы кителә – тормыш иптәше Рәшидә апа якты дөнья белән саубуллаша. Пар канатын югалту сагыш-сагынуларга күмсә дә, Энгель абыйга сабыр холкы, шул ук вакытта тынгы белмәс җаны бирешмәскә ярдәм итәдер. Гомер буе техника белән эш итеп, аны биш бармагы кебек белүче Энгель абый, 80 яше тулуга карамастан, тимер атын йөгәнләргә куркып тормый–кирәк җиренә үзе барып кайта. Яз аенда тугангамы, күңеле дә үзгә бер самимилек белән бай аның. Табигать белән аралашудан, җәй җитсә, бакча мәшәкатьләреннән тәм табып яши. Җиләк-җимеш, гөмбә җыю - аның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Сабантуйлар, бәйрәмнәр җитте исә, авылның олпат кешесе күңел түренә җыелган иң матур хисләрен гармун телләренә күчерә. Әнә шулай тормыш матурлыгын тоеп яши белүче, сабыр холыклы әтиләре, бабалары белән балалары, оныклары һәм оныкчыклары чын күңелдән горурланалар һәм үрнәк алып тормыш итәләр. Гомер көзенең тәҗрибә туплаган, зирәк чагына аяк баскан Энгель Григорьевич Новиков өчен дә якыннарының кадер-хөрмәтен, таянычын тоеп яшәү – үзе бер бәхет. Март аенда туган кадерле юбилярга, бу бәхете гомерле булып, ныклы саулык белән тагын бик күп язларны каршы алырга насыйп итсен иде.
ТӘНЗИЛӘ ХУҖИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев