Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Иртә торсаң, эш пешә

Александрның үз гомерендә сукалаган, тырмалаган, чәчкән җирләренең бөтенесен бергә кушсаң, ничә Мамадыш районы кадәр территориягә тулыр иде икән? Байтак булырдыр алар. 1981нче елдан ук бит инде ул трактор руле артында. Аңарчы да корыч аргамаклар, кыр кораблары арасында аз кайнашмаган иде. Бөек Ватан сугышы фронтларын офицер булып узган, әмма сугыштан инвалид...

Александрның үз гомерендә сукалаган, тырмалаган, чәчкән җирләренең бөтенесен бергә кушсаң, ничә Мамадыш районы кадәр территориягә тулыр иде икән? Байтак булырдыр алар.

1981нче елдан ук бит инде ул трактор руле артында. Аңарчы да корыч аргамаклар, кыр кораблары арасында аз кайнашмаган иде. Бөек Ватан сугышы фронтларын офицер булып узган, әмма сугыштан инвалид булып кайткан Михаил һәм "Пятилетка" совхозының гади эшчесе Нина Коноваловлар гаиләсендә туып-үскән үсмер, сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Пятилетка машина-трактор паркында слесарь булып йөрде. Механизаторларга тракторларын, машиналарын, комбайннарын, ләрен, культиваторларын да ремонтлашырга туры килде. Кайда, нәрсә кушсалар, шунда йөгерде. Шул вакытта укымыйча, урта белемең дә булмыйча, берәр һөнәр алмыйча, рәтле эш таба, кешечә яши алмаячагын аңлады һәм кичке мәктәпкә йөреп укырга риза булды. Ә аны тәмамлавына Мамадышта 21нче һөнәри училище ачылды. Александр Коновалов аның беренче чыгарылыш укучысы булды. Училищены тәмамлауга, хәрби комиссариат автомәктәптә шоферлыкка укытты. Армиядә дә водитель булып хезмәт итте. Ә шофер-солдатларның ул вакытта да урыннары җылыда - кабинада иде. Армиядән кайтуга, "Пятилетка" совхозының ул вакыттагы директоры Госман Миңнеханов көпчәкле тракторга утыртты аны.

-Пятилетканың һәм Отарканың күп егетләре ул вакытта Чаллы, Түбән Кама якларына "кыяклыйлар" иде. Синдә бер дә андый теләк булмадымыни?-дип сорамыйча түзмәдем.

-Минем дә күңелгә андый вәсвәсә кергән иде. Чаллыдагы тулай торакларның берсендә вахтер булып эшләүче Люция исемле кыз белән танышкач булдымы икән? Госман Гыйлемхановичка: "Чаллыга китәм,"-дидем. Ул да хәйләкәр. "Ярар. Ошаса, калырсың. Ошамаса, кайтырсың,"-диде. Киттем Чаллыга. Сантехник булып урнашмакчы идем. Ике көн ияреп, карап йөрдем. Ыгы-зыгы. Этеш-төртеш. Шәһәр тормышы минем өчен түгел икән, дидем дә, ошатмыйча кайтып киттем. Тракторымны үзебезнең капка төбендә калдырып киткән идем. Бер кем дә тимәгән. Икенче көнне кабызып эшкә чыгып киттем. Шәһәргә сәфәрем шулай бик тиз төгәлләнде. Калмаганыма үкенмим. Барыбер ияләшә алмаган булыр идем. Ә болай-авылда мин өемдә, бакчамда үзем хуҗа. Бәрәңге өчен дә кибеткә, базарга йөгермим. Саф һавасы гына да ни тора бит,-дип ачылып сөйләп китте ул. Иң мөһиме-авылда калуына үкенми, сөенә генә. Бәхетен туган җирендә тапкан. Люциясе белән гаилә корып, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Өчесе дә кияүдә инде хәзер. Моннан сигез-тугыз ел элек, Пятилеткадагы өйләре янып, Отаркадан йорт сатып алырга һәм шунда күченергә туры килгән. Җәмәгате хәзер Отаркада кибеттә эшли.

"Пятилетка" совхозы таркалгач, Фәрхәт Гаянов аның урынында "Трудовик" җәмгыяте оештырган иде. Ә Александр Коновалов кебек тырыш механизаторлар бар урында, һәркемгә кирәк. "Трудовик" җәмгыятенең дә беренче механизаторлары сафында булды ул. Бүгенге көндә-"МТЗ-80" тракторы руле артында. Үзләре гади чәчкечнең өч секциясен бергә ялгап ясаган биш метрлы чәчкеч белән эшли. Аның белән көнгә 22 гектар җир чәчәргә тиеш, нормасын көн саен арттырып үтәп бара. Быел язгы чәчүгә 28нче апрельдә керешкән булган. 7нче майны да кертеп, барысы 270 гектар җир чәчкән иде. Язгы чәчүләр төгәлләнгәч, ел да "ҖВП" ургычы белән яшел уракка кереп китә. Көз җиткәч, уҗымнар чәчә. Аннан-туңга сөрүдә. Кыш ремонтта катнаша, комплекстагы сыерларга барда да ташый.

Хезмәт хакыннан зарланганы юк. Эшләгән кешегә әйбәт түлиләр "Трудовик-орлык" җәмгыятендә. Үз хуҗалыкларында дуңгызлар тоталар. Үгез алып симертәләр. Кызлары гаиләләренә дә булышып торалар.

"Пятилетка-орлык" агрофирмасы басуларында язгы кыр эшләре комплекслы алып барыла. Алдан тракторлар туфракны культивацияләп һәм тырмалап баралар. Чәчү агрегаты узуга басу катоклана.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250