Инспекторлар балаларның автомобиль салонында махсус кәнәфиләрдән булуын тикшерү өчен транспорт чараларын туктаттылар
Мамадыш автоинспекторлары "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә "Бала – төп пассажир!» акциясен оештырды. Чараның төп максаты - юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, автомобиль йөртүчеләрнең игътибарын юллардагы аварияләр проблемасына җәлеп итү. Инспекторлар балаларның автомобиль салонында махсус кәнәфиләрдән булуын тикшерү өчен транспорт чараларын туктаттылар. 2020нче елда гына да 59 машина йөртүче кечкенә пассажирлар ташу өлешендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев