Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Европа музейлары хәзинәсен” саклаучы Мамадыш остасы

Шәһәребезнең Беркас урамында урнашкан бу гүзәл йортка һәрвакыт сокланып карап узам. Зәвык белән бизәлешендә дизайнер һәм нык хуҗа кулы сизелә.

Бу юлысы капканы ачып ук кердем. Клумбаларда балкыган розалар, аллы-гөлле чәчкәләр,  ботаклары сыгылган алмагачлар, сырылган чияләр, тәлгәш - тәлгәш виноградлар, хуш исле юкәләр, түтәлләрдә кукраешып утырган кишер сабаклары, суганнар, тәгәрәшеп яткан карбызлар... –  һәркайсы үз урынында, бакчага үзгә ямь бирә.  Гүзәллектән, муллыктан күзләр камаша, сөбханалла! Беркас елгасы буендагы алачыкларында тирә-юньдәге тынлыкка хозурланып, сокланып, хуҗаларның бәхетле яшәү сере турында хикәятен тыңлап  утырасы килә. Надежда белән Сергей Медведевлар яши биредә. Икесе дә - шәһәребездә билгеле шәхесләр. Сергей Александрович –“Челтәр компаниясе“ - Алабуга электр челтәрләре ААҖенең Мамадыш районы электр челтәрләре  филиалының диспетчеры. Электр челтәрләре эшен тәэмин итү, электромонтаж буенча үз эшен дә алып бара. “Бердәм Россия“ сәяси партиясеннән Красная Горка авыл җирлеге Советы депутаты да булып тора. Надежда Леонтьевна гомер буе Красная Горка мәктәбендә технология укытты, үзе дә кул эшләре остасы буларак киң танылды.  Музейны хәтерләткән йортларында аның күпләгән иҗат җимешләре урын алган – күннән ясаган картиналары, табигый материаллардан тудырылган яктырткычлар... Район балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү педагогы, лаеклы ялда булуына карамастан, әле һаман шәһәребезнең өченче санлы мәктәп базасында түгәрәк алып бара. Үзенең авторлык программасы белән дүрт юнәлештә эшли: табигый материаллар, күн, бәйләү, йомшак уенчыклар тегү.  Сабантуйларда, шәһәребездәге бәйрәмнәрдә аның сәнгать әсәрләре һәркемне сокландыра, аларны ясау серләрен башкаларга да өйрәтә, бик теләп мастер - класслар үткәрә. Күптән түгел генә Пойкинода гөрләп үткән Гырон Быдтон бәйрәмендә дүрт милли киемле хатын-кызны янына утыртып куеп, барысы белән дә мөлаем сөйләшеп, амулет ясатканын күзәткәннән соң, мәйданда ук аның белән сөйләшеп алган идем:

  • Бәйрәм күңелегезгә бик хуш килде ахрысы?!
  • Тумышым белән Удмуртиядән бит мин! Туган телемне яхшы белмим, әмма песи мияулаган кебек йомшак бу сөйләшү, позитив, дәртле җырлар йөрәгемә балачактан якын. Ошады миңа бәйрәм, күңелләрне җилкендерде. Яшьлегемне янәдән искә төшерде.

Пойкинода өзелеп калган әңгәмәбезне хәзер залдагы матур кәнәфиләргә утырып дәвам итәбез.

  • Сер булмаса: ниндирәк хатирәләр инде ул?
  • Чаллыда машина төзелеш техникумында укыганда практикага Ижевскның “Ижмаш”ына җибәрелгән Мамадыш егете Сергей белән шушы заводта таныштык. Контроль - ремонт бүлеге операторы, комсомол әйдәманы булып, бик эшлекле кыяфәт чыгарып, ак халаттан гына йөри идем мин анда. Каршыма Сергей килеп чыкты. Яратыштык, кавыштык. Туганнар күп булу сәбәпле, туйны Ижевскта да, автобуска заказ биреп, Мамадышта да ясарга туры килде. Бераздан Мамадышка яшәргә кайттык. “Сельхозтехника”да ремонт хезмәтләренә түләү буенча нормалаштыручы булып эшкә кердем, әлбәттә комсомол әйдәманы да идем. Аннары көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында бухгалтер, ә бала тугач, ясле кирәк булгач, шунда пешекче, хуҗалык мөдире дә булырга туры килде. 1995нче елдан бирле мәктәптә, технология укытучысы.
  • Ә бу кул эшләре белән кайчаннан шөгыльләнә башладыгыз?
  • Балачактан ук инде. Сез минем әтиемнең нинди оста булганын күрсәгез! Чигә, бәйли, тегә иде. Әни, Серафима Степановна,  13 яшьтә ятим калган һәм үз көнен үзе күрергә өйрәнгән. Гомер буе Ижевск икмәк - макарон фабрикасының алдынгы эшчесе, Удмуртия АССР Дәүләт Советы депутаты булды, Дан орденының өч  дәрәҗәсе кавалеры иде. Әни тормышта теләсә нинди шартларда да югалып калмаска, һәрчак актив булырга өйрәтте. Технология укытучысы бөтен эшне белергә тиешле кеше бит ул. Үзең белмәгәнне балаларга өйрәтеп булмый.
  • Тагын нинди хоббиларыгыз бар?
  •   Турист һәм нумизмат мин. Дуслар белән чит илләргә сәяхәткә йөрергә яратабыз. Беренче монетам -  “Олимпиада – 80” иде.  Борынгы һәм истәлекле акчаларны апам белән ярыша-ярыша җыябыз. Кайсы илгә барсам да, истәлеккә акчаларын калдырам.
  • Кайсы илләргә барганыгыз бар?
  • “Копилка”да – Вьетнам, Мисыр, Төркия, Кипр, Таиланд, Европаның шактый илләре... Чираттагы хыялым - тиз арада Мәскәүгә “Третьяковка“га эләгү. Кичә генә менә бу өстәлчектә яткан китапны  (“Европа музейлары хәзинәсе”) актарганда күңелемә килде. Ник моңа кадәр бармаганмындыр мин анда?!
  • Туган якларга еш кайтасызмы?
  • Бик озакка чыгып китеп булмый, өйдә һәрчак кем дә булса калырга тиеш: әби, бакча, йорт эшләре, башка мәшәкатьләр күп. Ижевск белән ике араны өзмәскә тырышабыз. Бертуган сеңлем шунда яши, безгә еш кунакка килә. Сосновка авылында да туганнарыбыз бар. Күптән түгел генә янә сәяхәт кылып, энергия туплап кайттым. Туганнарым белән туйганчы сөйләштек, каен җиләге җыйдык, зиратта булдык... Ижевскка барган саен тирга керәм. Менә шундый йомшаклыгым бар инде! (Көлә). Макаров пистолетыннан аткан идем, кулымны авырттырдым. Сугышчы чыкмый икән миннән. Оптикалы спорт винтовкасыннан ату уңайлы. Ижевскта данлыклы Калашников музеенда коралларның ниндие генә юк.
  • Балаларыгыз кайларда яшиләр?  
  • Юлиябез әтисе юлыннан китте: Казан дәүләт Энергетика университетында укыды. Экология һәм икътисад факультетларын берьюлы икесен дә кызыл дипломга тәмамлады, Казанда эшкә калды, хәзер декрет ялында. Оныгыбыз кунакка кайтканны барыбыз да түземсезләнеп көтеп торабыз. Улыбыз Володя әтисе янында эшли, электриклар көне буе эштә бит алар.  

Төшке ялга ашыгып кына кайткан Сергей Александровичның безнең белән сөйләшеп утырырга арасы булмады:

  • Кешеләр көтә бит, йөгердем, яме. Шундый хатын биргәне өчен Ходайга рәхмәт! – диде ул, йөзен тутырып елмаеп. Әниләре Вәзилә Әхмәтгаяновна янәшә йортта гына яши икән. Берочтан аның да хәлен белеп чыгарга булдык.
  • Югары Сон авылында сигез балалы гаиләдә үскән идем. Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлап, гомер буе Мамадышта табиб булып эшләдем. Ирем, районыбызның данлыклы осеминаторы, мәрхүм Александр Кузьмич, мең дә берне белә торган дөнья бәясе кеше, алыштыргысыз җитәкче иде. Новозаводская урамында яшәгәндә 150шәр баш нәселле куяннар асраган вакытлар булды. Сагынып сөйләргә генә калды шул инде ул чакларны. Аллага шөкер, әйбәт киленем, улым бар. Күршем Нуршидә дә хәлемне еш белешә. Кызым Ольга да Воткинск шәһәреннән еш кайтып тора, туганнарым кунакка килә. Биш оныгым, өч оныкчыгым бар хәзер.  Ялгыз башка моңаеп утырырга ара юк. Бергә-бергә булганда, гөрләтеп яшибез әле!

Өлкәннәр сүзе – тормышның үзе, ди мәкаль. Медведевларга алга таба да шулай һәр нәрсәдән ямь һәм тәм табып, матур гомер итәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев