Бүген Мамадышта “Кирмән җыены“ уза
Бу минутларда районыбызның Урта Кирмән авылы янындагы Изгеләр чишмәсе комплексында искиткеч чара үтә.
Программада: “Сөембикә эзләреннән“ – тарих битләреннән сәхифәләр. Театрлаштырылган тамаша. Фольклор коллективлары чыгышлары. Татар халкының борынгы кәсепләре. Тере экспозиция. Мастер - класслар: шамаил, чүлмәк ясау, кирпеч сугу, металл кою, эбру (суда рәсем ясау), тире белән эшләү, ук - арбалет, йон тетү, эрләү, бәйләү, калфак - түбәтәйләр ясау, чигү, пылау пешерү...). Мөнәҗәтләр әйтү, милли уеннар, бәйгеләр, викториналар. Балалар белән “Болгарлар тормышы“ интерактив уеннары. Өйлә намазы уку. Кирмәнчек шәһәрен саклаганда шәһит киткәннәр рухына багышлап дога кылу.
Шифалы үләннәр белән чәй эчү, пылау ашау да оештырылган. Фестивальдә һәркем җанына якын кызыклы шөгыль таба, файдалы гыйлем туплый, кабатланмас бүләкләргә ия була, күңел ача ала! Җыенга күренекле якташларыбыз да кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев