Алия Гәрәева җырчы булырга теләгәнме?
Балаларымның әти-әни назына тилемерүенә теләмим: иртән эшкә китәм дә, кич гаиләм янына әйләнеп кайтам.
- Алия, әниегезнең юлын дәвам итеп, җырчы буласыгыз килмиме? Сез бит моныңчы Хәния Фәрхи белән берничә дуэт башкарып, халык алдына чыктыгыз.
- Мине ГИТИСның режиссерлык бүлегенә кертү – әнинең хыялы иде. Режиссерлык сәләте миндә бар, аны әнием дөрес күргән. Концертларда җырларга еш чакыра, ялына иде, әмма мин аның теләгенә һәрчак ризалашып бармадым. “Дөньям” җырын яздыру алдыннан, ул миңа: “Кызым, бик матур җыр таптым, бергә башкарыйк әле”, - диде. Юбилей концертларына әзерләнеп йөргән вакыт иде һәм мин аңа: “Әни, соңгы тапкыр сәхнәгә чыгам һәм бетте, бүтән сорама”, - дидем.
Сәхнәгә чыкканда “Алия Гараева” түгел, ә “Хәния Фәрхи кызы” буларак чыгыш ясадым. Халык алдында йөри торган кеше түгел мин. Гаилә бәйрәмнәрен оештырырга, уздырырга яратам. Үзем өчен, күңелем өчен җырлыйм. Әмма меңләгән тамашачы өчен түгел.
Аннары, һәр кеше – үз эшенең остасы булырга тиеш. Мин – шәп җырчы түгел, һәр хәлдә, әнидән дә яхшырак җырлый алмыйчакмын. Мин – яхшы финансист, шуңа күрә бу өлкәдә эшлим дә. Бу тормышны үзем сайладым. Әйе, бәлки иҗатта да үземне тапкан булыр идем, әмма миңа ул кирәкмәде. Балаларымның әти-әни назына тилемерүенә теләмим: иртән эшкә китәм дә, кич гаиләм янына әйләнеп кайтам.
Источник: https://www.instagram.com/p/BnF2Q3kA16X/?taken-by=tatar_estrada
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев