Композиторлар Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары иҗади уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр.Яр Чаллыда үткән төрле конкурсларда зур сынаулар уздылар алар. Камилла Штейнгауэр "Таланты России в год кино" Халкара ачык телевизион конкурс-фестивалендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Агымдагы елның 12нче июнендә, Россия көнендә, Мәскәүдә узачак йогаклау гала-концертында катнашачак ул. Конкурс...
Композиторлар Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары иҗади уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр.Яр Чаллыда үткән төрле конкурсларда зур сынаулар уздылар алар.
Камилла Штейнгауэр "Таланты России в год кино" Халкара ачык телевизион конкурс-фестивалендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Агымдагы елның 12нче июнендә, Россия көнендә, Мәскәүдә узачак йогаклау гала-концертында катнашачак ул. Конкурс Мәскәү Мәдәният институты, Ипполитов-Иванов исемендәге ГМПИ, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе, Б.Щукин исемендәге Театр институты ярдәме белән уздырыла.
Нет комментариев