Укучыдан сорау:“Памперсларны кайдан алырга икән?”
-Гаиләбездә инвалид бала бар. Безгә памперсларны кайдан алырга икән? Сатып ала башласаң, бик кыйммәткә чыга. Бер кап памперс мең сумнан артык, ә ул биш көнгә дә җитми. Башка чыгымнар да күп бит. Газизова Гөлүсә, Түбән Яке авылы Мамадыш районы социаль яклау үзәге җитәкчесе Миңнегөл МУЛЛАХМӘТОВА: -Элек инвалидларга памперслар бирү белән...
-Гаиләбездә инвалид бала бар. Безгә памперсларны кайдан алырга икән? Сатып ала башласаң, бик кыйммәткә чыга. Бер кап памперс мең сумнан артык, ә ул биш көнгә дә җитми. Башка чыгымнар да күп бит.
Газизова Гөлүсә,
Түбән Яке авылы
Мамадыш районы социаль яклау үзәге җитәкчесе Миңнегөл МУЛЛАХМӘТОВА:
-Элек инвалидларга памперслар бирү белән без шөгыльләнә идек. Хәзер ул эшләр Социаль иминият фондының Мамадыш бүлеге карамагында. Сезгә, вакытны сузмыйча, алар белән элемтәгә чыгарга, барып гариза язарга кирәк. Телефоннары: (885563) 3-14-61. Аларда памперслар белән тәэмин итү буенча махсус программа бар. Тәртибе җайга салынган, вакытында китереп бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев