Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

РФ финанслар министры урынбасары Айрат Фәррахов мамадышлылар белән очрашты

Район үзәк хастаханәсе бинасының тамашалар залында оештырылган очрашуга Россия финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов килде. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов һәм баш табиб Дамир Хаҗиев озатуында залга кергәннән соң, эшлекле чараны Илнар Фәттахов башлады. -Айрат Зәки улы белән барыбыз да яхшы таныш. Ул республикабызның сәламәтлек саклау тармагына үзеннән...

Район үзәк хастаханәсе бинасының тамашалар залында оештырылган очрашуга Россия финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов килде.

Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов һәм баш табиб Дамир Хаҗиев озатуында залга кергәннән соң, эшлекле чараны Илнар Фәттахов башлады.
-Айрат Зәки улы белән барыбыз да яхшы таныш. Ул республикабызның сәламәтлек саклау тармагына үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Шактый еллар Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшләде. Бу чорда яңа модульле ФАПлар программасы кабул ителде, күп кенә учрежденияләр сафка басты, искеләре төзекләндерелде,- ди Илнар Фәттахов.
"Бердәм Россия" партиясе "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" гомумреспублика патриотик эстафетасын башлаган иде. Депутатлар командасы Татарстанның барлык 43 районында яшәүчеләр белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләшә, халыкның теләк-гозерләрен тыңлый. Бүген шундый эстафетаның берсен Мамадыш кабул итте. Үзәк хастаханә коллективыннан тыш, очрашуда икенче санлы лицей, "Бәләкәч" һәм "Ләйсән" балалар бакчалары, "Таттелеком" филиалы хезмәткәрләре катнаштылар.
-Мондый очрашуларда күптөрле темалар күтәрелә. Без юллар, төзелеш, социаль өлкә, авыл хуҗалыгы юнәлешләренә кагылышлы сорауларны да тыңлыйбыз. Әле күптән түгел генә студентлар белән очрашуда миннән: "Сезнең Путинны күргән бармы?"- дип тә сорадылар. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Очрашуның максаты да шул бит- халыкның гозерләрен, теләкләрен тыңлау,- диде Айрат Фәррахов.
Россия финанс министры урынбасары очрашу барышында үзе хезмәт куючы ведомствода социаль өлкә өчен җавап бирүен, шушы юнәлештә башкарылган һәм киләчәктә башкарылачак эшләр хакында сөйләде, халыкның дистәләгән соравына җаваплар бирде. Айрат Фәрраховка Дәүләт тарафыннан югары технологияле медицина үзәкләренә генә түгел, ә район хастаханәләренә дә игътибар артсын иде, дигән теләкне дә җиткерделәр, федераль ташламаларга ия булучыларны препаратлар белән тәэмин итү, яшь кадрларның хезмәт хакларын арттыру турында да сорадылар.
Очрашу азагында Дамир Хаҗиев районда гамәлгә ашырыла торган республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендәге программаларын, аерым алганда яңа объектлар төзелеше турында искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев