Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Район зиратларында барган өмәләрдә мамадышлылар активрак катнашырга чакырыла

Мәңгелек йортыбыз - зиратларны чүп-чардан арындырып, төзекләндереп тору безнең изге бурычыбыз. Бу турыда Мәхәммәд Пәйгамбәр бер хәдисендә болай дигән: "Адәм баласы үлгәннән соң аның изгелекләре дә, гөнаһлары да киселер. Әмма үзеннән соң җиде төрле изгелек эшләп калдырган кешегә, үзе үлгәннән соң да әҗере килеп торыр",- ди. Болар - иманлы, тәрбияле...

Мәңгелек йортыбыз - зиратларны чүп-чардан арындырып, төзекләндереп тору безнең изге бурычыбыз. Бу турыда Мәхәммәд Пәйгамбәр бер хәдисендә болай дигән: "Адәм баласы үлгәннән соң аның изгелекләре дә, гөнаһлары да киселер. Әмма үзеннән соң җиде төрле изгелек эшләп калдырган кешегә, үзе үлгәннән соң да әҗере килеп торыр",- ди. Болар - иманлы, тәрбияле бала калдыру, агач утырту, кое казу, күпер салу, мәчет-мәдрәсәләр төзү, берәүгә белем яки китап биреп калдыру. Димәк, мәчет тә, зират та җәмәгать урыннары, аларны төзекләндерү, чистартып тору зур изге эш санала.

Агымдагы атнаның шимбә-якшәмбесендә, Т.Ушма авылы зиратында да массалы зиратны җыештыру оештырыла. Җирле авыл Советы рәисе Раиль Ганиев, 22-23нче октябрь көннәрендә, иртәнге 08.00 сәгатькә, теләге булган һәркемне эш кораллары алып, зират капкасы янында җыелырга чакыра. Шәхси йөк ташу машиналары, тракторлары булган кешеләргә үз транспортлары белән килү сорала. Исәннәрнең кадерен- үлгәннәрнең кабер белеп яшик!

Фото: http://zhiznrajona.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев