Район прокуроры Радмир Надыршин мамадышлыларга 30 илдә тыелган документаль кино күрсәтте
Мамадыш прокуроры Радмин Надыршин да Казан өчен тавыш бирде. "Мамадыш" совхозы мәдәният йорты каршында бүген "#200" исеме астында флешмоб узды. Иҗтимагый инициатива активистлары чарада халыкны 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре өчен тавыш бирергә чакырды. Әлеге бинада урнашкан кинозал каршында алар район прокуроры Радмир Надыршинны да очраттылар....
Мамадыш прокуроры Радмин Надыршин да Казан өчен тавыш бирде. "Мамадыш" совхозы мәдәният йорты каршында бүген "#200" исеме астында флешмоб узды. Иҗтимагый инициатива активистлары чарада халыкны 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре өчен тавыш бирергә чакырды. Әлеге бинада урнашкан кинозал каршында алар район прокуроры Радмир Надыршинны да очраттылар. Радмир Ильдарович урында ук телефонын чыгарып кабат Казан өчен тавыш бирде һәм Казан яклы булуын дәлилләп махсус баннерга имзасын куйды.


Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган миссияне башкарганнан соң прокурор кинозалга узды. Биредә бүген мамадышлылар,җитәкче даирәсендәгеләр өчен прокуратура тәкъдиме белән экология темасына багышланган "Дом. История путешествия" дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде.

Әлеге фильм данлыклы фотограф Ян Артюс-Бертран, режиссер Люк Бессонның иҗат җимеше. Кинотасмада җир шарының матурлыгы һәм кешенең планетага тискәре йогынтысы тасвирлана. Әлеге документаль фильмны күрсәтү 30 илдә тыелган булуын да искәртү зарур. Чөнки бу илләрдә хөкем сөрүче аянычлы экологик вәзгыять биредә ачыктан-ачык сурәтләнә.Чарада катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов та экологиянең бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булуын ассызыклады. "Мамадыш- экологик яктан чиста районнар рәтендә булса да, аны сакларга, табигый байлыкларыбызны, территориянең 30%ын биләп торучы урманнарны кадерләп яшәргә кирәк", -дип ассызыклады.
Айгөл Әхмәтшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев