Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыштагы хезмәт коллективлары иң көчле волейбол командасын ачыклый

Тиздән шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, учрежденияләр арасында волейбол буенча үтүче бәйгегә йомгак ясалачак. 9нчы спартакиаданың финал уеннары киләсе атнаның дүшәмбесе, 21нче декабрьгә билгеләнгән. Бу хакта "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән хәбәр итәләр. Исегезгә төшерәбез, быел волейбол бәйгесендә төбәгебезнең 26 хезмәт коллективы катнаша. Алар иң элек 4 төркемгә бүленеп көч сынаштылар. Хәзерге...

Тиздән шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, учрежденияләр арасында волейбол буенча үтүче бәйгегә йомгак ясалачак. 9нчы спартакиаданың финал уеннары киләсе атнаның дүшәмбесе, 21нче декабрьгә билгеләнгән. Бу хакта "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән хәбәр итәләр.

Исегезгә төшерәбез, быел волейбол бәйгесендә төбәгебезнең 26 хезмәт коллективы катнаша. Алар иң элек 4 төркемгә бүленеп көч сынаштылар.

Хәзерге вакытта җиңүче исеменә һәм призлы урыннарга дәгъва кылучылардан тыш, башка нәтиҗәләр билгеле.

Дүшәмбе көнне "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында 1-2нче урыннар өчен район электр челтәре оешмасы һәм 3нче санлы мәктәп волейболчылары көч сынашачак.

Очрашу 18 сәгатьтә башлана. Ә алардан соң, 3-4нче урыннар өчен коррекцияләү торак мәктәбе һәм башкарма комитет командалары уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев