Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта ЮХИДИ инспекторлары наркотик кулланган машина йөртүчене тоткарлаганнар

Алкоголь эчемлек кулланмаган, әмма үз-үзен тотышы сәер иде, диләр инспекторлар. Узган тәүлектә Мамадыш районы ЮХИДИ идарәсе тарафыннан 1978 нче елгы машина йөртүче тоткарлана. 11 нче август көнне, иртәнге 04.30 сәгатьтә, ЮХИДИгә Мәскәү- Уфа трассасының 959нчы чакрымында юл һәлакәте, машина кюветка очкан, дигән хәбәр керә. Инспекторлар Рафаэль Мөбәрәкшин, Алим Мөгътәсимов составындагы...

Алкоголь эчемлек кулланмаган, әмма үз-үзен тотышы сәер иде, диләр инспекторлар.

Узган тәүлектә Мамадыш районы ЮХИДИ идарәсе тарафыннан 1978 нче елгы машина йөртүче тоткарлана. 11 нче август көнне, иртәнге 04.30 сәгатьтә, ЮХИДИгә Мәскәү- Уфа трассасының 959нчы чакрымында юл һәлакәте, машина кюветка очкан, дигән хәбәр керә. Инспекторлар Рафаэль Мөбәрәкшин, Алим Мөгътәсимов составындагы 603нче санлы экипаж авария урынына юнәлә. Урында капланган "Citroen" машинасы гына ачыклана, ә йөртүчесеннән җилләр исә. Рәсми чынагаклардан юл һәлакәте сәбәпчесенең Казанга таба хәрәкәт итүче автобуска утыруы билгеле була. Мәскәү- Уфа автоюлының 945нче километрында автобус тоткарлана, пассажирлар арасыннан тән җәрәхәтләре булган, күз төбе күгәреп чыккан затны ачыклыйлар.

Украинада туган, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче 1978 нче елгы ир- атка карата юл хәрәкәте инспекторлары административ беркетмә төзи башлый. "Машинамны, бөтен әйберләремне сезгә калдырам, мине генә, зинһар, җибәрегез",- дигән сүзләр белән гаепле зат ЮХИДИ машинасы салонында инспекторларга 8,5 мең сум күләмендә ришвәт тә бирергә тели, әмма аңлы юл сагындагылар җинаятькә барудан баш тарта.

Алкотестер ярдәмендә адекват булмаган ир-атның исерекмы- юкмы икәнлеге тикшерелә. Әмма, ни могҗиза, прибор водительның канында исерткеч эчемлекләр ачыкламый. Нәтиҗә бер генә, мәскәүле наркотик матдәләр белән шаярган. Моны ачыклау максаты белән Яр Чаллы шәһәренең наркология диспансерында аңа наркотикларга экспресс- тест ясала. Әмма канында кокаин, марихуана, героин да табылмый. Белгечләр сүзләренчә, ир- атның наркотикларның иң авыр төркеменә керүче микслар, тозлар, яисә спайс кулланган булуы бик мөмкин. Монысы киләсе атна дүшәмбесендә билгеле булачак.

Тентү вакытында хокук сакчылары тарафыннан аның машинасында утыздан артык sim-карта, уннан артык телефон, өч ноутбук, берничә хатын- кыз кошелегы, дисконтлы карталар табыла. Әлеге предметларның ияләре әлегә ачыклана. Мамадыш юхидилеләре тоткарлаган водительның тәҗрибәле мошенник булуы да ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев