Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта ярминкәләр язга кадәр дәвам итәчәк

Ярминкәләр муллык билгесе, дип бик хак әйтәләр. Бүген шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Халыкка Шәдче икътисадый зонасы эшкуарлары белән беррәттән, башка төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр, фермерлар да үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим итте. Халык үзебезнең туфракта үскән, экологик яктан чиста яшелчә, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сыйфатлы ит, тәмле сөт...

Ярминкәләр муллык билгесе, дип бик хак әйтәләр. Бүген шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Халыкка Шәдче икътисадый зонасы эшкуарлары белән беррәттән, башка төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр, фермерлар да үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим итте.

Халык үзебезнең туфракта үскән, экологик яктан чиста яшелчә, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сыйфатлы ит, тәмле сөт ризыклары сатып алды. Тәкъдим ителгән товарларның хакы да чагыштырмача кыйммәт түгел иде.

-Печән, фураж, бәрәңге-чөгендер ашатып үстерелгән малның ите дә тәмле,- ди фермерлар.

Ярминкәдә берәүләр халыкка хуш исле бал тәкъдим итә, икенчеләре бакчада үскән кабак, балан, иттарткычтан чыгарылган шомырт, тозланган гөмбә, каен себеркеләренә кадәр алып килгән.

-Без барысын да үзебез җитештерәбез, маллар асрыйбыз, илле баш каз үстердем. Санкцияләр белән куркытасы юк, авыл беркайчан да ач булмады һәм булмаячак,- дип сөйләде Комазан башы авылыннан килгән Мария Андреева.

-Хәзер ярминкәләрне яңа форматта уздыра башладык. Алар атна саен үткәреләчәк. Бер атнада авыл җирлекләре сату итсә, икенчесендә фермерлар. Бу рәвешле эшләү кризиска каршы көрәшүнең бер чарасы булып тора. Шулай ук халык та сорый,- диде сәүдә нокталарындагы ассортимент белән танышырга килгән район башлыгы Анатолий Иванов.

Шәһәр үзәгендә ярминкәләр яз айларына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев