Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта янә юл һәлакәте,зыян күрүчеләр дә бар

Бүген, 14.00 сәгатьтә, Домолазов белән Толстой урамнары кисешкән чатта авария теркәлә. Икмәк кабул итү предприятисе ягыннан хәрәкәт итүче Kia Ceed машинасы юл йөрү кагыйдәләренең 13 нче пунктын бозып, Renault Duster машинасына юл бирми. Гәрчә, чатта "Юл бир" тамгасы торса да, ә Duster аңа уң кул яктан каршылык тудырса да. Нәтиҗәдә,...

Бүген, 14.00 сәгатьтә, Домолазов белән Толстой урамнары кисешкән чатта авария теркәлә. Икмәк кабул итү предприятисе ягыннан хәрәкәт итүче Kia Ceed машинасы юл йөрү кагыйдәләренең 13 нче пунктын бозып, Renault Duster машинасына юл бирми. Гәрчә, чатта "Юл бир" тамгасы торса да, ә Duster аңа уң кул яктан каршылык тудырса да. Нәтиҗәдә, Duster машинасы руле артындагы 1969нчы елгы мамадышлы аварияне булдырмый калырга теләп баганага килеп бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә машинадагы ике пассажир, 17 яшьлек кыз бала белән аның әнисе, тән җәрәхәтләре ала. Алар хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсендә. Хәер КIA водителен дә багана аямый.

"Тәҗрибәле шофер булсам да хәзерге юлларга куркып кына чыгам. Юл йөрү таныклыгын сатып алган, яки ваемсыз машина йөртүчеләр басты юлларны. Бүген дә бит, икенчел әһәмияттәге юлдан чыгып барганда як- ягыма карадым, бернинди дә транспорт чарасы юк иде кебек. Каяндыр уйламаганда- көтмәгәндә Kia Ceed атылып чыкты. Алла саклады инде",- дип ни шатланырга, ни еларга белми Renault Duster хуҗасы Ришат Зиннәтуллин.

Ришат әфәндегә шунысы кызганыч, машинасы өр- яңа булган, өч ел да йөрмәгән.

Кызыл төстәге Kia Ceed руле артындагы 1993нче елгы туташ исә комментарийлар бирүдән баш тартты. Бары тик: "Машина йөртү таныклыгын күптән алган идем, рульгә генә сирәк утырам",- дип аклана алды юл һәлакәте инициаторы.

Район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Рушан Минһаҗетдинов сүзләренә караганда, юл һәлакәте сәбәпчесенә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.24нче маддәсе буенча штраф, иясә 1,5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Җәзаны суд хәл итә.

Р. S.

Авария шаһитләре сүзләренчә, әлеге чатка светофор куелса, мондый фаҗигаләр булмас иде. Бу уңайдан без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов белән элемтәгә кердек. Шәһәр мэры шәрехләвенчә, 2016 нчы елда Домолазов белән Толстой урамнары кисешкән чатта светофор урнаштыру көтелми. "Бу проблемалы урын икәнен яхшы беләбез. Җирле бюджет хисабына гына светофор куеп булмый. Республика программасына кертеп, киләсе елга яңа светофорга рөхсәт алырбыз дип өметләнәм",- дип ассызыклады ул. Аның каравы, Ленин һәм Тукай урамнары кисешкән урында якын арада светофор пәйда булачак, ә спирт заводы турысындагысын ремонт көтә.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев