Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Общество-non-RSS

Мамадышта “Җәяүле кичүе“ операциясе старт алды

10-19нчы октябрь көннәрендә,"Җәяүле кичүе" операциясе кысаларында, Мамадышта профилактик чаралар узачак. Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте экипажлары көн дә куркыныч тудыручы җәяүле кичүләре янында эшләячәкләр. Биредә шоферларның да, җәяүлеләрнең дә юлда үз- үзләрен тотышлары катгый контрольдә булачак. 2016нчы елның 9 аенда җәяүлегә юл бирмәгәне өчен 51 шоферга беркетмә төзелгән. Моның белән беррәттән,...

10-19нчы октябрь көннәрендә,"Җәяүле кичүе" операциясе кысаларында, Мамадышта профилактик чаралар узачак.
Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте экипажлары көн дә куркыныч тудыручы җәяүле кичүләре янында эшләячәкләр. Биредә шоферларның да, җәяүлеләрнең дә юлда үз- үзләрен тотышлары катгый контрольдә булачак.

2016нчы елның 9 аенда җәяүлегә юл бирмәгәне өчен 51 шоферга беркетмә төзелгән. Моның белән беррәттән, тиешсез урында юл аркылы чыгучы 86 җәяүле дә административ җаваплылыкка тартылган. Әлеге төр кагыйдә бозулар өчен Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.29 маддәсе буенча 500-1500 сумга кадәр штраф каралган.
Бүген, 16.40 сәгатьтә, "Нократ дулкыннары" радиоканалында әлеге темага багышланган махсус "Юллар феномены" тапшыруын тыңламый калмагыз. Студия кунагы район ЮХИДИ инспекторы Рафаэль Мөбәрәкшин булачак.

Фото: http://szaopressa.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев