Мамадышта тычканнар үрчегән
Июль һәм август айларының гадәттәгедән корырак килүе һәм һава температурасының югары булуы яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында, чоланнарда яшәүче тычканнарның күпләп үрчүенә китергән. Моны "Россельхозцентр"ның район филиалы белгечләре үткәргән тикшерүләр раслый. "Хәзер көннәр салкынайта башлады. Һава температурасы түбән булганда-көзге айларда һәм кышка кергәндә тычканнарга каршы көрәштә иң яхшы препарат-"Бактороденцид". Аның биологик...
Июль һәм август айларының гадәттәгедән корырак килүе һәм һава температурасының югары булуы яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында, чоланнарда яшәүче тычканнарның күпләп үрчүенә китергән.
Моны "Россельхозцентр"ның район филиалы белгечләре үткәргән тикшерүләр раслый. "Хәзер көннәр салкынайта башлады. Һава температурасы түбән булганда-көзге айларда һәм кышка кергәндә тычканнарга каршы көрәштә иң яхшы препарат-"Бактороденцид". Аның биологик нәтиҗәлелеге бик югары. Ул тычканнарда йогышлы авыру китереп чыгара. Приманканы ашаган тычканнар авыруларын башкаларга да йоктыралар. Шуның белән препарат аларның күпләп кырылуына китерә",-диләр алар. Хәзерге заманда мондый препаратны кайлардан табып булганын халыкка аңлатып торырга кирәкми.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев