Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта сыерларны кызганалар

Безнең терлекчелек белгечләре нечкә күңеллегә әйләнеп беттеләр. Сыерлар ел саен бозауларга тиеш булсалар да, кайбер фермаларда мондый мөмкинлекне тудырмыйлар. Аларны кызгана башладылар, азапланмасыннар, диләр бугай. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә районда булган 8150 баш савым сыердан 6879 бозау гына алынган әле. Тагын 1271 баш сыер...

Безнең терлекчелек белгечләре нечкә күңеллегә әйләнеп беттеләр. Сыерлар ел саен бозауларга тиеш булсалар да, кайбер фермаларда мондый мөмкинлекне тудырмыйлар.

Аларны кызгана башладылар, азапланмасыннар, диләр бугай. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә районда булган 8150 баш савым сыердан 6879 бозау гына алынган әле. Тагын 1271 баш сыер ел ахырына кадәр бозаулап бетәсенә ышанып булмый.

Ә бит "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятендә 550 савым сыердан 548 бозау алынган инде.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев