Мамадышта спортның пауэрлифтинг төре буенча ярыш үтте
Төбәгебездә һәркөнне диярлек спортның кайсы да булса төреннән ярышлар үткәрелеп тора. Шундыйларның чираттагысын бүген "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында үткәрделәр. Пауэрлифтинг буенча район беренчелеге 16 яшь һәм аннан кечерәк үсмерләр, шулай ук ир-егетләр арасында уза. Ярышны "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы оештырды. Пауэрлифтингны бер-ике сүз белән генә аңлатып китү дә...
Төбәгебездә һәркөнне диярлек спортның кайсы да булса төреннән ярышлар үткәрелеп тора. Шундыйларның чираттагысын бүген "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында үткәрделәр. Пауэрлифтинг буенча район беренчелеге 16 яшь һәм аннан кечерәк үсмерләр, шулай ук ир-егетләр арасында уза. Ярышны "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы оештырды.
Пауэрлифтингны бер-ике сүз белән генә аңлатып китү дә кирәктер. Пауэрлифтинг сүзе инглизчәдән авырлык күтәрү дигән мәгънәне аңлата. Ул - спортның көч таләп итә торган бер төре . Әлеге спорт төрендә ярышларга, гадәттә, өч күнегүне бергә алалар, кайбер вакытта өч төр ярыш дип тә атыйлар, болар барысы да штанга күтәрү белән бәйле.
Димәк, көчең булмаса, әлеге спорт төренә якын да килеп булмый. Ә бу егетләрнең күбесе "Олимп" спорт һәм сәламәтләндерү комплексына йөреп, шунда чыныкканнар, көч туплаганнар.
-Миңа хәзер 16 яшь. Ә пауэрлифтинг белән моннан ике ел элек шөгыльләнә башладым. Тренерым- Радик Гасыймов. Атнага 3-4 тапкыр күнегүләргә йөрим. Шөгыльләнүем тормышта да ярдәм итә. Авыр физик эшләрне бик җиңеллек белән башкарам. Әлеге спорт төренә карата булган фикерем бары тик уңай гына,- ди ярышта катнашкан 1нче санлы мәктәп укучысы Валерий Карнаш.
Үз авырлык үлчәүләрендә ир-атлар арасында "Олимп" командасыннан Наил Шәрәфетдинов, "Төзүсервис"тан Марат Каюмов һәм гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән Николай Хохлов җиңү яуладылар.
Үсмерләр арасында Красная Горка мәктәбеннән Инсаф Рәхимҗанов, 2нче санлы лицейдан Илхан Вәлиев, политехник көллияттән Игорь Галанов һәм 1нче санлы мәктәптән Павел Елин 1нче урыннарны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев