Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Пар канатлар“ кичәсе үтте

Район мәдәният йортында "Пар канатлар" кичәсе үтте. Бу көнне сәхнә түрендә төбәгебезнең иң үрнәк гаиләләрен, 70, 60, 50 ел бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләделәр. Чын мәгънәсендә матур, мәгънәле, йөрәкләргә үтеп кереп уйландыра торган кичә булды ул. Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршындагы Бөтенроссия "Татар гаиләсе" фондына 10 ел...

Район мәдәният йортында "Пар канатлар" кичәсе үтте. Бу көнне сәхнә түрендә төбәгебезнең иң үрнәк гаиләләрен, 70, 60, 50 ел бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләделәр. Чын мәгънәсендә матур, мәгънәле, йөрәкләргә үтеп кереп уйландыра торган кичә булды ул.
Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршындагы Бөтенроссия "Татар гаиләсе" фондына 10 ел тулу уңаеннан оештырыла. Кичәне "Татарстан" радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин алып барды. Аның искәртүенчә, "Пар канатлар"ны уздыру җирлеге итеп Мамадыш төбәге юкка гына сайлап алынмаган, чөнки быел торак пунктка нигез салынуга 625, аңа шәһәр статусы бирелүгә 235, ә район оешуга 85 ел тулды. "Шушы юбилей даталары кысаларында гүзәл һәм кунакчыл Мамадышның матур парларын хөрмәтлисебез килде",- ди Рәзин Нуруллин.
Кичәне рәсми төстә ачып чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова ассызыклавынча, "Пар канатлар" - гаиләләрне ныгыта торган, очраштыра торган тапшыру. Монда тамашачы файдалы мәгълүматлар да туплый, яшәргә дә өйрәнә, үрнәк тә ала.
Бу көнне сәхнәгә күтәрелгән үрнәк гаиләләр, 70, 60, 50 ел бергә гомер кичергән парларның һәрберсе турында озаклап сөйләп булыр иде... Бөек Ватан сугышы каһарманы, Александр Мотросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз Әхмәтсафа Мостафинның газиз балалары: өлкән улы, язучы-эзтабар Шаһинур абый һәм кызы, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә ханым, ТР халык артисты Мингол абый һәм җәмәгате Фәния апа Галиевлар, Вахит абый белән Наилә ханым Галиевлар гаиләсе, Галимәрдановлар, Мотыйгуллиннар, Мөбарәкшиннар, Гыйниятовлар гаиләләре.
Вахит абый белән Наилә ханым Галиевлар хакында аерым әйтеп үтәсе килә. Бу көннәрдә аларның гаилә корып яши башлауларына 70 ел тулды.
Оештыручылар хаклы: Мамадышта гаиләләр үзләренең тырышлыгы, ныклыгы, өлкәннәргә карата хөрмәте белән аерылып тора. Моны инде вакытлар исбатлаган.
Чын мәгънәсендә матур, мәгънәле, йөрәкләргә үтеп кереп уйландыра торган кичә булды ул. Сәхнәнең күрке булган кунакларны тәбрикләүчеләр дә шактый иде кичә барышында: район җитәкчелеге, балалары, туганнары, авылдашлары...
Алар өчен Мамадыш төбәгенең сәнгать осталары да иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев