Мамадышта кура җиләге көнен бәйрәм итәләр
Хөрмәтле мамадышлылар, бүген баллы ашарга яратучылар чын күңелләреннән шатлана ала. Чөнки бүген кура җиләге кайнатмасы көне. Әлеге үзенчәлекле бәйрәм 2015нче елда уйлап табыла. Бәйрәмнең көне дә махсус билгеләнгән, чөнки 16нчы августта Русьта кура җиләгенә багышланган Малинник үткәрелә торган була. Роза чәчәклеләр семьялыгыннан булган кура җиләген элек-электән аның шифасы, иммунитетны күтәрергә...
Хөрмәтле мамадышлылар, бүген баллы ашарга яратучылар чын күңелләреннән шатлана ала. Чөнки бүген кура җиләге кайнатмасы көне. Әлеге үзенчәлекле бәйрәм 2015нче елда уйлап табыла. Бәйрәмнең көне дә махсус билгеләнгән, чөнки 16нчы августта Русьта кура җиләгенә багышланган Малинник үткәрелә торган була. Роза чәчәклеләр семьялыгыннан булган кура җиләген элек-электән аның шифасы, иммунитетны күтәрергә сәләтле файдалы сыйфатлары һәм, әлбәттә, телеңне йотарлык тәме өчен яратканнар.
Әлеге җиләк составында тонус, тире матурлыгы өчен җаваплы А, Е, РР, В2 витаминнары, температураны төшерү көченә ия булган салицил кислотасы бар. Моннан тыш, кура җиләгендә бакыр һәм тимер күп. Алар ярдәмендә кешенең иммунитеты ныгый да инде.
Яратамы икән Мамадыш халкы кура җиләген һәм аның вареньесын? Әлеге сорауга җавап табу йөзеннән мин, Әдел Әхмәтҗанов, шәһәребез урамнарына сораштыруга чыктым.
Артур Гарифуллин:
- Мин кура җиләген, аеруча аннан ясалган вареньены бик яратам. Дәү әнием аны һәр җәйне кайната. Ул ясаган варенье телеңне йотарлык була. Баллы ашарга яратучы барлык мамадышлыларны да котлап үтәм.
Гүзәл Сәфәргалиева:
- Кура җиләген балаларым белән бик яратып ашыйбыз. Кураны бакчабызда да үстерәбез. Аннан ясалган кайнатма да күңелгә бик хуш килә. Моннан тыш, җиләкне төеп, шикәр белән кушып, суыткычка куям. Болай иткәндә ул витаминнарын азрак югалта. Гаиләбез өчен кура җиләге - витамин чыганагы ул. Шулай ук, җир, каен җиләкләрен дә яратабыз.
Максим Хәбибуллин:
- Әбием кура җиләгеннән кайнатмалар ясый. Ул кайнаткан вареньелар бик тәмле килеп чыга. Җиләк-җимешләр сәламәтлеккә файдалы тәэсир иткәнен беләм, шуңа да аларны күбрәк кулланырга тырышам. Курадан башка җир җиләге вареньесын һәм апельсин джемын яратам.
Әдел Әхмәтҗанов
Фото заголовка со страницы: http://www.hotelsporting.bz/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев