Мамадышта кризис юк, ди Ильяс Гаптрахимов
Һәр елны октябрьнең икенче якшәмбесендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быел ул 9нчы октябрьгә туры килә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Ильяс Габделхаевич, 2016нчы ел авыл хуҗалыгында нәрсәләре белән үзенчәлекле булды? -Быелгы елны начар...
Һәр елны октябрьнең икенче якшәмбесендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быел ул 9нчы октябрьгә туры килә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-Ильяс Габделхаевич, 2016нчы ел авыл хуҗалыгында нәрсәләре белән үзенчәлекле булды?
-Быелгы елны начар дип әйтмәс идем. Терлекчелектә дә, игенчелектә дә уңышларыбыз бар. Мамадыш районының күптәннән 150 тонна сөт сатканы юк иде. Быел җәй көн саен 150 тоннадан артык сатып бардык. Бүген дә 120 тонна тапшырабыз. 100 мең тонна ашлык җыеп алдык. Быел аның сыйфаты бик яхшы булды. Элекке елларда 3нче класслы бодай бик аз була торган иде. Быел көзге бодайның күп өлеше дүртенче һәм өченче класс таләпләренә җавап бирде. Хәзер дә сатарга икмәк бар әле. Ашлык кабул итү предприятиесенә 37 мең тонна икмәк салынды. Чәчүлек материалны да җитәрлек әзерләдек. 13 мең гектарда көзге чәчү үткәрдек. Бу - безнең өчен азрак, билгеле. Яз көне күбрәк чәчәргә туры киләчәк. Кышлату чорына быел да терлек азыклары запас белән әзерләнде. 120 мең тонна сенаж, 40 мең тонна силос салынды. Силос салу дәвам итә әле. Тагын 30-35 мең тонна булачак. Туңга сөрүдә көн саен 60-70 техника эшли. Башка елларда туфракның өске катламын гына эшкәртә идек. Быел сөрү катламы тирән итеп эшкәртелә. Бу алга таба тагын да күбрәк икмәк җыеп алырга мөмкинлек бирәчәк. Фермерларыбыз да көздән туңга сөрү үткәрергә өйрәнделәр. Быел аларның тракторлары туфракны көзге эшкәртүдә нәтиҗәле эшлиләр. Елдагыча, "АПК "Азык-төлек программасы", "Азык-төлек корпорациясе", "АПК "Тәкәнеш", "АПК "Нократ" җәмгыятьләре, Усали агрохимиклары игенчелектә дә, терлекчелектә зур уңышларга ирешәләр. Фермерлардан Николай Павлов, Фирназ Хисмәтов, Марс Юнысов үзләренең эшләре белән районга зур өлеш кертәләр.
-Көз - чебешләрне санар чак, диләр. Районыбыз авыл эшчәннәренең уңышлары сөенечле. Шушы араларда гына башкалабыз Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Уңыш бәйрәме"ндә дә булдыгыз. Аннан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?
-Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә 13 кешелек делегация барган идек. Мамадыш районы авыл хуҗалыгында республикада беренче унлыкка керде. Сыр-май комбинаты сыр ясаучысы Резеда Рафыйкова Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. "АПК "Азык-төлек программасы" комбайнчысы Наил Хәлитов республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов янәшәсендәге беренче өстәлдә утырды. Алдынгыларны санаган вакытта, экранда районыбыз һәм инвестор Рифат Мотыйгуллинның уңышлары берничә тапкыр күрсәтелде. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятендә быел бөртекле культуралардан уртача 31,2 центнер уңыш җыеп алынган иде. Кукуруз 45 центнер уңыш бирде.
-Бүгенге көндә басуларда туңга сөрү бара, дигән идегез. Бөтен үстерелгән уңыш җыеп бетерелдеме әле?
-Бөртеккә үстергән кукурузны суктырып бетердек. Быел 4000 гектарда бөртеккә суктыру өчен көнбагыш та үстергән идек. Аны суктыра башладык. Гектарыннан 7 центнердан күбрәк уңыш чыга. Бу эш тә тиздән бетәчәк.
-Хөкүмәттән авыл хуҗалыгына нинди ярдәмнәр күрсәтелә?
-Беренче кварталда сөткә субсидия бирелгән иде. Игенчелекккә дә ярдәм шактый булды. Сөрү җиренең һәм гектарына бер мең сумга якын җыела. Ул минераль ашламалар белән дә, арзан бәяле ягулык белән дә бирелде. Солярканың килограммын 29 сумнан алдык. Хуҗалыклар да, фермерлар да, төрле программаларда катнашып, техникаларын, тагылма эш коралларын яңарталар. Фермерларыбыз быел да шактый гына "МТЗ" тракторлары, печән чапкычлар, пресс-җыйгычлар алдылар. Крестьян-фермер хуҗалыкларыбызның саны елдан3ел арта бара. "АПК "Азык-төлек программасы" машина-трактор паркы тракторлар, өч комбайн, җир эшкәртү техникалары, ике агу-химикатлар сиптергеч белән тулыланды. "Старый мельник" җәмгыяте җир эшкәртү техникасы, яшелчә чәчкече белән баеды. Төзелешләр, биналарга ремонтлар да дәвам итә. "Старый мельник" җәмгыяте ишек алдында яшелчә саклагыч сала, гаражын ремонтлый. "АПК "Азык-төлек программасы" Отарка янында терлек сугымы комплексы җиткерә. Мамадыш-Кукмара трассасының Малмыжкага борылышында 2400 башка савым сыерлар комплексы салына. Октябрь ахырында-ноябрь башында анда маллар кайта башлаячак. Акманда биш мең башлык мөгезле эре терлек симертү комплексы булачак. Авыл хуҗалыгында крезис юк. Киресенчә, авыл хуҗалыгы үсеш кичерә, техника яңартыла, заманча комплекслар төзелә. Кабиналарында җылыту мичләре дә булмаган элекке "ДТ тракторларын, " Волга" маркалы вакуумллы савым аппаратларын киләчәктә музейларда гына күрербез. Районда "Волга" аппараты белән эшләүче калмады да инде.
Форсаттан файдаланып, районыбызның барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен дә һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар телим. Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!
Әңгәмәдәш Минневәрис МИНГАЛИЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев