Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Общество-non-RSS

Мамадышта кемгә премия кирәк

Рәшидә Спиридонова, Гөлгенә Гарипова, чиратта кем? "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең иң яхшы элемтә бүлекчәләрен, хат ташучыларны бүләкли торган премияләрен бездән тагын кем алыр? "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2017нче елның беренче яртыеллыгына җәмгыять карамагындагы газета-журналларга иң күп подписка оештырган элемтә бүлекчәләре, хат ташучылар арасында конкурс игълан итте. Ул "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы",...

Рәшидә Спиридонова, Гөлгенә Гарипова, чиратта кем? "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең иң яхшы элемтә бүлекчәләрен, хат ташучыларны бүләкли торган премияләрен бездән тагын кем алыр?
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2017нче елның беренче яртыеллыгына җәмгыять карамагындагы газета-журналларга иң күп подписка оештырган элемтә бүлекчәләре, хат ташучылар арасында конкурс игълан итте. Ул "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы", "Иң яхшы кече шәһәр хат ташучысы", "Иң яхшы авыл хат ташучысы", "Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе", "Журнал буенча иң яхшы тираж" номинацияләре буенча уза. "Журнал буенча иң яхшы тираж" номинациясендә "ТАТМЕДИА" журналларына иң күп подписка җыйган элемтә бүлекчәсе бүләкләнәчәк. "Иң яхшы кече шәһәр хат ташучысы" номинациясендә шәһәрдәшләребез Рәшидә Спиридонова - ике, Гөлгенә Гарипова бер тапкыр җиңү яулап премияләргә лаек булганнар иде инде. Хат ташучыларга "ТАТМЕДИА" газета-журналларына 2017нче елның беренче яртыеллыгына яздыруда, 2016нчы елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, иң зур үсешкә ирешергә һәм үзең хезмәт күрсәтүче йорт хуҗалыкларын мөмкин кадәр күбрәк яздырырга кирәк.

Без дә конкурсыбызны башлап җибәрәбез. "Нократ" һәм "Вятка" газеталарын иң күп яздыручы өчәр шәһәр һәм авыл хат ташучысын бүләкләячәкбез . Без аларны һәр яртыеллык саен тапшырып киләбез.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев