Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта иҗади бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләделәр

26 апрель Туган тел һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулган көн буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бу көнне районыбызда да тантаналы чара узды. Анда искәртүләренчә, бүгенге глобальләшү чорында без күпмилләтле ватаныбызда телебезнең чисталыгын һәм матурлыгын саклауга аеруча игътибарлы булырга тиешбез. Халкыбызның асыл улы, бөек Тукаебыз йөрәгеннән шытып...

26 апрель Туган тел һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулган көн буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бу көнне районыбызда да тантаналы чара узды. Анда искәртүләренчә, бүгенге глобальләшү чорында без күпмилләтле ватаныбызда телебезнең чисталыгын һәм матурлыгын саклауга аеруча игътибарлы булырга тиешбез. Халкыбызның асыл улы, бөек Тукаебыз йөрәгеннән шытып чыккан шигъри юллар бүген дә барлык күңелләргә барып җитә.
26нчы апрель. 1886нчы елның бу көнендә классик татар шигъриятенә нигез салучы бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Әлеге истәлекле көндә Татарстан халкы рухи байлыгыбыз булган туган телгә аеруча кадер-хөрмәт күрсәтә. Быел да әлеге дата уңаеннан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре район мәдәният йортында күңелле чара оештырдылар. Ул китапханәчеләрнең үзләре, шәһәр мәктәпләре укучылары башкаруындагы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләреннән төзелгән, әкиятләрендәге Былтыры да, Шүрәлесе дә, Су анасы да катнашкан, күңелле композиция белән башланып китте.
Быел 26нчы апрельдә райондашыбыз, күренекле шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизовның тууына да 70 ел тулды. Кичәдә аның иҗатына да бәя бирелде, районыбыз мәктәпләре укучылары тарафыннан әсәрләре сәхнәләштерелде. Китапханәчеләребез тарафыннан әдипнең әсәрләрен сәнгатьле уку буенча бәйге игълан ителгән иде. Сәхнәдә әлеге конкурс җиңүчеләренә Дипломнар да тапшырылды.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе белән берлектә, узган ел көз "Вәрис Гали укулары" тикшеренү эшләре бәйгесе игълан иткәннәр иде. Укытучылардан, китапханәчеләрдән һәм укучылардан аңа берничә дистә эш килде. Кичәдә җиңүчеләр район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге һәм китапханәләр системасы Рәхмәт хатлары, Дипломнары белән бүләкләнделәр. Конкурс комиссиясе беренче урынга лаек дип Югары Ушма төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ленуза Мөхәрләмова эшен тапты. Гран-прига Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих фәне укытучысы Ринат Хәйруллин лаек.
Кичәнең икенче өлеше Яңа Комазан авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә һәм мөгаллимә, күп кенә укучыларын каләм тибрәтүгә тарткан Рәсимә Галиева иҗатына багышланган иде. Шагыйрәнең каләмдәшләре, якташлары, районның Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раузалия Ибраһимова сәламләделәр, әдәбият сөючеләр шигырәләрен башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев