Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта эшмәкәрләр өчен бушлай "Бизнес-десант" укыту семинары узды

Бүген муниципалитет бинасының утырышлар залында Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы бушлай "Бизнес-десант" укыту семинары үткәрде. Чарада төбәгебезнең шәхси эшмәкәрләре, җирлек башлыклары, КФХ җитәкчеләре һәм шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучылары катнаштылар. Семинарны сәламләү сүзләре белән район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Вадим Никитин ачты. -Татарстанда, шул исәптән безнең районда да кече...

Бүген муниципалитет бинасының утырышлар залында Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы бушлай "Бизнес-десант" укыту семинары үткәрде.

Чарада төбәгебезнең шәхси эшмәкәрләре, җирлек башлыклары, КФХ җитәкчеләре һәм шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучылары катнаштылар. Семинарны сәламләү сүзләре белән район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Вадим Никитин ачты.

-Татарстанда, шул исәптән безнең районда да кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә аеруча әһәмият бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның үзвакытында бизнес өчен ышанычлы гарантияләр булдыруы республикада бу төр эшчәнлекнең үсүенә китерде. Республикада эшмәкәрлекне яклау буенча дәүләт программалары а үз көчендә калды. Болар "Лизинг-грант", өстенлекле кредитлар, авыл хуҗалыгына төрле субсидияләр һәм башкалар. Безнең районда да эшмәкәрлек субъектларының саны артып бара,- диде Вадим Никитин.

Алга таба залдагылар каршында бизнес-тренер, эшмәкәр Артем Рафиков һәм "Бизнец нации" оешмасының үсеш буенча директоры Айзат Фәхриев чыгыш ясадылар. Алар катнашучыларга бушлай әзер бизнес-идеяләр, кыска гына вакыт эчендә бизнесның яңа юнәлешен эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәк әзер документлар, республикабызда кече һәм урта бизнесны яклауның формалары һәм инфраструктурасы, "Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты һәм базарга чыгу юлы турындагы портал тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев