Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Общество-non-RSS

Мамадышта дуңгызлар калмый

Норлат районының Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта дуңгызларның африка чумасы табылган! Норлат белән Мамадыш арасы ерак түгел. Аны дәвалап булмый, хәзергә кадәр вакцинасы уйлап табылмаган әле. Африка чумасы раслана икән, 20 километр радиустагы бөтен маллар да яндырыла, 40 көнгә кадәр территориядә карантин игълан ителә. Район ветеринария берләшмәсе мәгълүматларына караганда, районыбызда...

Норлат районының Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта дуңгызларның африка чумасы табылган!

Норлат белән Мамадыш арасы ерак түгел. Аны дәвалап булмый, хәзергә кадәр вакцинасы уйлап табылмаган әле. Африка чумасы раслана икән, 20 километр радиустагы бөтен маллар да яндырыла, 40 көнгә кадәр территориядә карантин игълан ителә. Район ветеринария берләшмәсе мәгълүматларына караганда, районыбызда бүгенге көндә 1600 баш чамасы дуңгыз исәпләнә. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе аларны ашыгыч суярга тәкъдим итә. Районыбызда африка чумасы табылса, алар бер тиен түләүсез юк ителәчәкләр. Хәзергә, сау малларның итен файдаланып була әле. Норлат районында кабан дуңгызларын ату да оештырылачак. Алар, аучылардан куркып, башка төбәкләргә качачаклар. Безгә дә килеп җитәргә мөмкиннәр. Саба районының Кибәче авылындагы комплекста ун мең баш дуңгыз асрала. Комплексны чумадан саклап калу өчен, 20 километр радиуста шәхси хуҗалыкларда дуңгызлар калдырылмаячак, урманнардагы кабаннар атылачак. Ә Кибәче белән Албай һәм Никифорово арасы бик якын. Шушы араларда гына Тауиле, Никифорово, Албай һәм Усали авыл җирлекләрендә дуңгызлар асраучылар белән җыелышлар булып узды. Аларга ашыгыч рәвештә дуңгызларын суярга тәкъдим ителде. Итләрен (талак, бавыр, йөрәк, бөер һәм ит кисәкләрен күрсәтәсе), ветеринария табибларында тикшертеп, Мамадышка ярминкәләргә алып килергә мөмкин. Халыкка дуңгызлар урынына сарык, бозаулар асрарга киңәш ителә. Ут белән шаярмыйлар. Африканың дуңгыз чумасы шаукымы бик күп кешегә зыян салачак.


Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев