Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта өчләтә бәйрәм

Бүген районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсе өчен чын мәгънәсендә бәйрәм көненә әйләнде: Уразбахты авылында блок-модульле заманча ФАП, Яңа Комазанда табиблык амбулаториясе, район үзәк хастаханәсе территориясендә салынган морг бинасын ачу тантаналары булды. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының метрологик һәм техник тикшерү, хезмәтне саклау идарәсе җитәкчесе Фәнис Исхаков, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов...

Бүген районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсе өчен чын мәгънәсендә бәйрәм көненә әйләнде: Уразбахты авылында блок-модульле заманча ФАП, Яңа Комазанда табиблык амбулаториясе, район үзәк хастаханәсе территориясендә салынган морг бинасын ачу тантаналары булды.

Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының метрологик һәм техник тикшерү, хезмәтне саклау идарәсе җитәкчесе Фәнис Исхаков, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев, халыкның шатлыгын уртаклашып, тәбрикләү сүзләре әйтеп, изге теләкләр теләп, объектларны бер-бер артлы ачып йөрделәр.

"Ак чәчәкләр" җыры актуаль
Уразбахтыда зур җанлылык. Кишерсыман төсе, аллы-гөлле шарлары, Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары белән үк әллә кайлардан күренеп торган, күңелләрне күтәргән яңа ФАП бинасы янында халыкның исәбе-хисабы юк. Районыбызның күренекле мәдәният хезмәткәре, авылдашлары Инсаф Гасыймов аларга иң матур җырларын бүләк итә. Табибларга багышланган "Ак чәчәкләр" җырына әбиләр бигрәк тә мөкиббән, яңадан-яңадан башкаруын сорыйлар. Кар бөртекләре күбәләктәй бөтерелгән, җиһанны аклыкка күмгән кышкы чатнама суык иртәдә бу җыр аеруча актуаль. Уразбахтылыларның шатлыгы эчләренә сыймый: аларның сәламәтлеген кайгыртып, Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча, район җитәкчеләре ярдәме белән авыл уртасында әлеге сәламәтлек йорты калкып чыкты. Картаеп баручы авыл яңа төзелешләргә күптәннән сусаган. Беренче тапкыр биредә медпункт 1935нче елда ачыла, беренче фельдшер Звездин фамилияле кеше була. Аннан соң дилбегәне Равия Шәйхетдинова үз кулына ала һәм 1982нче елдан бирле халык сәламәтлеген саклау сагында уяу тора.
- Бу бар уңайлыклары булган, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән, элек төшкә дә кермәгән мәһабәт бинада үземне әкияттәге кебек хис итәм. Авыл халкы белән уртак тел табып эшләвемә чын күңелдән горурланам, алга таба да шулай дәвам итәргә тырышырмын, - ди ул. Аңа, авылда озак еллар фельдшер һәм санитарка булып эшләгән Вәсилә Хәсәновага, Фирдания Юнысовага рәхмәт хатлары тапшырылды. Миләүшә Юнысова авыл халкы исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. Авыл шагыйрәсе Мәнүсә Шәйдуллина яңа сәламәтлек йортына багышлап шигырь дә язып өлгергән.

Нур өстенә нур
Тантана Яңа Комазан авылында дәвам итте. Биредә бүген ачылган табиблык амбулаториясендә биш медик тирә-юньдәге 13 авыл халкына хезмәт күрсәтәчәк. Көндез килеп дәвалану бүлеге дә бар. Аның мәчет белән янәшә урнашуында да символик мәгънә ята сыман. Яңакомазанлылар да тарихны искә төшерде. Биредә беренче медпункт нәкъ шушы урында (аннан соң җиде урынга күчә) 1943нче елның февралендә ачыла, ул агач өйдә урнашкан, утын белән ягып җылытылышлы була. Беренче фельдшер Мәрьям Йосыпова үз хезмәтен фидакарьләрчә башкара, аны бүген дә сагынып искә алалар. Озак еллар халыкка медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә күп көч куйган, инде лаеклы ялда булган ветераннар Зөбәрия Гатина, Миңнероза Хәбибрахманова, Сәлимә Закирова, Дөлхиҗә Закирова, Зоя Әхәтоваларны да зурлап, халык алдында җитәкчеләр тарафыннан Рәхмәт хатлары, чәчәкләр тапшыру нур өстенә нур булды. Равилә Садыйкова авылдашлары исеменнән җитәкчеләргә, төзүчеләргә, ак халатлыларның барысына да олы рәхмәтләрен җиткерде. "Матур яшик, сау-сәламәт булыйк, авылда сабыйлар авазы тынмасын, тормыш гөрләп дәвам итсен!" - диде ул.

Сагышлы, тик бик мөһим объект
Әлеге шау-шулы, шатлыклы тантаналардан соң, район үзәк хастаханәсе территориясенә кайтып, тагын бер яңа мөһим объектны ачты җитәкчеләр. Яңа морг бинасы - районыбыз өчен күптәнге замана таләбе иде инде. Патологоанатом Валерий Вятский ишекне ачып, кунакларга: "Әйдүк, түргә узыгыз," - дигәч, кемдер: "Бирегә кемдер алып кергәнен көтмичә, үз аякларың белән керү яхшырак, әлбәттә", - дигән реплика ташлады. Бусагасыннан атлап керергә аяк бер дә тартмаса, нинди генә моңсу һәм сагышлы тәэсирләрне кузгатса да, районыбызның иң кирәкле биналарының берсе бу. Матәм залы, суыткыч, тикшерү, суд-медэкспертиза үткәрү, хокук, матди дәлилләрне һәм кыйммәтләрне саклау кабинетлары ялт иткән, заманча җиһазлар белән коралландырылган, табибларга эш өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган анда.
Кеше өчен иң зур байлык - сәламәтлек. Аның һәм бер-беребезнең кадерен белеп, игелекләр кылып яшик.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев