Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта «Частник» операциясе бара

Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хәбәр итүенчә, республика территориясендә 5 сентябрьдән башланган «Частник» операциясе 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Шәхси техникаларын күпләр теркәргә ашыкмый. Шул сәбәпле техосмотрны да алар вакытында уздырмый. Болар юл-транспорт һәлакәтләре чыгуга китерергә мөмкин. Менә шундый җитешсезлекләрне ачыклау максатыннан чыгып, республика территориясендә «Частник» традицион профилактик операция...

Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хәбәр итүенчә, республика территориясендә 5 сентябрьдән башланган «Частник» операциясе 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Шәхси техникаларын күпләр теркәргә ашыкмый. Шул сәбәпле техосмотрны да алар вакытында уздырмый. Болар юл-транспорт һәлакәтләре чыгуга китерергә мөмкин. Менә шундый җитешсезлекләрне ачыклау максатыннан чыгып, республика территориясендә «Частник» традицион профилактик операция уздырыла.
-Бу чара ЮХИДИ бүлеге белән берлектә бара. Операция барышында тракторлардан һәм башка техник чаралардан файдалануга бәйле хокук бозу очраклары ачыклана. Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары бу чорда юридик затларга караган үзйөрешле техникага да игътибар бирәчәк,- дип хәбәр итә Мамадыш районы буенча «Гостехнадзор» оешмасының бүлек җитәкчесе - Дәүләт баш инженер - инспекторы Илнур Сафин.
Кагыйдәләргә ярашлы рәвештә сатып алынган техниканы хуҗасы 10 көн эчендә теркәтергә тиеш. Йөртүченең идарә иткәндә тракторчы-машинист кенәгәсе булуы да шарт. Башка очракта административ эш кузгатылырга мөмкин.
Теркәлмәгәндә гражданнарга штраф суммасы 1,5 мең сумнан алып 2 мең сумга кадәр салына ала. Вазифадагы затларга - 2 меңнән алып 3 мең сумга, ә юридик затларга 5 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев