Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта булган янгында 2 кешенең гомере өзелгән 

Агымдагы елның 8 ае эчендә Мамадыш районында 21 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 2 кеше һәлак булган. Узган ел белән чагыштырганда бу бераз яхшырак күрсәткеч. 2015нче елның гыйнвар-август айлары дәвамында 25 янгын күзәтелгән, 5 кешенең гомере өзелгән. Мамадыш районының күзәтчелек һәм профилактика бүлегенең өлкән инспекторы Павел Руднев сүзләренчә, күп очракта янгыннар...

Агымдагы елның 8 ае эчендә Мамадыш районында 21 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 2 кеше һәлак булган. Узган ел белән чагыштырганда бу бераз яхшырак күрсәткеч. 2015нче елның гыйнвар-август айлары дәвамында 25 янгын күзәтелгән, 5 кешенең гомере өзелгән.

Мамадыш районының күзәтчелек һәм профилактика бүлегенең өлкән инспекторы Павел Руднев сүзләренчә, күп очракта янгыннар җылыткычларны һәм электр корылмаларын дөрес эксплуатацияләмәү нәтиҗәсендә килеп чыга.

-Мамадышлылар хуҗалыкларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсеннәр иде. Моннан тыш, хәзер авылларда печән җыю сезоны бара. Чапкан печәннәр транспорт юлларыннан читтәрәк, бакчаларда урнаштырылырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте Павел Руднев.

Әдел Әхмәтҗанов

Фото со страницы: http://snitsya-son.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев