Мамадышта 6 кеше батып үлгән
Агымдагы елның июненнән алып, бүгенге көнгә кадәр Мамадыш районы сулыкларында 6 кеше батып үлгән. Алар арасында 9 яшьлек сабый да бар. Ул Зур Шия авылы күленең корбаны була.Шулай ук, Атарка, Каменный Починок һәм Берсут авыллары сулыкларында да кеше гомерләре өзелүе билгеле. Батып үлүчеләр арасында күбесенчә ир-атлар. ТРның Түбән Кама буенча...
Агымдагы елның июненнән алып, бүгенге көнгә кадәр Мамадыш районы сулыкларында 6 кеше батып үлгән. Алар арасында 9 яшьлек сабый да бар. Ул Зур Шия авылы күленең корбаны була.Шулай ук, Атарка, Каменный Починок һәм Берсут авыллары сулыкларында да кеше гомерләре өзелүе билгеле. Батып үлүчеләр арасында күбесенчә ир-атлар.
ТРның Түбән Кама буенча коткару бүлеге хезмәткәре Айдар Галиәкбәров сүзләренчә, аяныч хәлләргә кешеләр үзләре сәбәпче. Алар исерткеч эчемлекләр кулланып , яисә су керергә рөхсәт ителмәгән урыннарда коеналар икән. Әлегә су коену сезоны ябылмады, шуңа күрә саграк булырга киңәш итә Айдар Галиәкбәров.
Әдел Әхмәтҗанов
Фото со страницы: http://proufu.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев