Мамадышның телерадио журналисты туган көнен билгеләп үтә
Общество-non-RSS

Мамадышның телерадио журналисты туган көнен билгеләп үтә

Бүген безнең хөрмәтле хезмәттәшебез Ландыш Илдар кызы Бабаниязованың гомер бәйрәме- туган көне. Ул районыбызның Урта Кирмән авылында дөньяга килә. Шунда урта мәктәп тәмамлый. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк. Район гына түгел, ә республика, Россия, хәтта халыкара җыр фестивальләре лауреаты. Читтән торып КФУның журналистика факультетын тәмамлаган. "Нократ дулкыннары" радиоканалында эшли башлаганына 10 ел...

Бүген безнең хөрмәтле хезмәттәшебез Ландыш Илдар кызы Бабаниязованың гомер бәйрәме- туган көне.

Ул районыбызның Урта Кирмән авылында дөньяга килә. Шунда урта мәктәп тәмамлый. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк. Район гына түгел, ә республика, Россия, хәтта халыкара җыр фестивальләре лауреаты.

Читтән торып КФУның журналистика факультетын тәмамлаган.

"Нократ дулкыннары" радиоканалында эшли башлаганына 10 ел тулды. Бүгенге көндә "ТАТМЕДИА" АҖ "Нократ" филиалы бүлек мөхәррире.

Гаилә хәле: кияүдә. Тормыш иптәше Айрат белән ике ул үстерәләр.

Без Ландышны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Аңа һәм якыннарына сәламәтлек, бәхетле, матур тормыш телибез.


Нет комментариев